Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишегалдына чыкты да егылып үлде». Ирен үтергән хатынны шаһитлар барысы да яклый

news_top_970_100
«Ишегалдына чыкты да егылып үлде». Ирен үтергән хатынны шаһитлар барысы да яклый
https://pixabay.com/

Ростов өлкәсенең Красный Сулин шәһәрендә яшәүче хатын ирен үтергән. Шаһитлар барысы да хатынны яклый. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Драма 51 яшьлек хатын һәм аның 50 яшьлек элеккеге ире арасында була. Хатын – кибеттә җыештыручы, ир ремонтлар ясап акча эшли. Ир белән хатын 20 ел бергә яшәгән, балалар үстергәннәр, хәмер аркасында талашып яшәгәннәр, аннары аерылышканнар.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу парда көнчелек турында сүз булмаган. Ире салгаларга ярата, исерек килеш хатынына кул күтәрә, ләкин авыр травмалар булмый. Аерылышсалар да, алар кабат татуланыша һәм бергә яши башлый.

13 июльдә кичке тугызлар тирәсендә фаҗига була. Тикшерү ачыклаганча, ир белән хатын икесе дә салып алган, талаша башлаганнар.

Бу көнне хатын кабат иреннән китәргә җыена. Такси чакырта, ишегалдыннан чыгарга өлгерә. Ләкин ире аны кабат сөйрәп алып кереп китә – башта ишегалдына, аннары өйгә үк. Моны таксист күреп тора.

Ир хатынын кыйный, аның тәнендә тырналган урыннар кала, боларны табиблар терки. Талаш вакытында хатын пычакка ябыша. Аның сүзләренчә, бар да кисәк кенә килеп чыга. Ул иреннән котылмакчы була һәм шул чакта аның күкрәгенә пычак кадый.

Пычак кадаганнан соң, ир урамга чыга һәм ава. Хатын шунда ук «ашыгыч ярдәм» чакыра, беренче ярдәм күрсәтмәкче була. Ир ишегалдында егылган урынында үлә.

Тикшерү вакытында хатын гаебен тулысынча таный, үкенүен әйтә. Аңа карата җинаять эшен суд 15 декабрьдә караган. Сорау алынган шаһитлар барысы да хатынны яклый, аны тыныч, низагка керми торган кеше, дип бәяли. Мәрхүм ир-атның салгалап йөрүен, исерек чакта агрессив икәнен, хатыны гел кыйнап торуын әйтәләр.

Хатынны 6 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100