Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исәп-хисап (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Диспансеризация үтеп йөргәндә, флюрография аша эчке әгъзаларын төшерделәр дә, Гарифка кичекмәстән больницага ятарга боердылар врачлар. Имеш тә ашказаны шик тудырган икән табибларда. Дөрес, моңа кадәр дә Гарифка ашказаны үзенең кайдалыгын сиздергәләп торды. Саруы көя иде аның майлырак ризыклардан соң, я кунакта-фәләндә ике-өч йөз грамм тотып куйса. Әмма бу җәфадан котылу юлын өйрәттеләр аңа акыллы бәндәләр. Гади аш содасын өяләмә чәй калагы аласың да авызга озатасың, артыннан ярты стакандай су йотып куясың. Минутында ярдәм итә, шунда ук ашказаны эшләп китә.

Ә бу юлы ник каныктылар соң әле аңа врачлар? Эш башланган чак, бу карлар эреп бетсә, җир ачылыр, чүп-чарларны арчырга кирәк, бакча мәшәкатьләре борын төбендә. Табигатьнең иң матур мәлендә таш стеналар артында ят инде...

Күндәм кеше Гариф, карышырга уйламады. Мунча ягып керде, хатыныннан юл букчасын тутыртты. Эчке кием-салым, кырыну приборлары, тастымал, теш пастасы ише әйберләр җыйды. Хастаханәләрдә ятып караганы бар иде аның кайчандыр. Ниләр кирәк буласын чамалады.

Җитди тотындылар врачлар аны савыктыруга. Көн саен капельницалар куйдылар, уколлар кададылар. Сөйләгәннәре ашказаны булды. Җентекләп, Гарифтан нәрсә, ничек, кайчаннан бирле авыртулар сизгәнен ачыкладылар. Сәгатькә карап торып, ниндидер шланглар йоттырдылар. Анысы – бер зәхмәт икән, укшып хәлдән тайды ир, йоткылыгы канап бетте.

Инде кайчан чыгаралар, кайчан котылам боларның газапларыннан, дип йөргәндә, дәвалаучы врач кабинетына чакырып алып, чолгау озынлык кәгазь тоттырды.

– Менә сиңа Казанга направление, барып тикшерелергә кирәк булыр, – диде.

Тикшерделәр башкала врачлары, аннан соң йөзенә бәреп әйттеләр: рак! Алай икән... «Кысла, димәк...» – дип, шаяртуга алырга булашты Гариф. Әмма үзенең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Язгы кояш яктысы сүрәнләнде, шундый җылы көндә аркасы туңганын тойды. Рак… рак… бар, диләр иде шул андый чирне. Ишетеп кенә белә иде аның хакында Гариф. Әллә ни исәпкә дә сукмый иде. Шул инде, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...

Бу кәгазьне Салихасына кайтарып тоттыргач, тагын бер кат үзенең нинди бәлагә тарыганын тойды Гариф.

– Я Раббым, нигә андый хәсрәтләргә саласың безне? Нинди гөнаһларыбыз өчен шулай утка саласың? – дип әрнеп еларга тотынды хатыны. Бераз тынычлана төшкәч, ирен беренче кат күргәндәй күзләрен ала алмады аннан, һәр әйткән сүзен йотып утырды, сиздерми генә кагылыплар алды. Гариф шикләнеп тә куйды: әллә йөзенә Газраил үлем шәүләсен салганмы икән инде?

Төн авыр узды. Гадәт буенча, икесе ике бүлмәгә яттылар. Берничә ел элек аерым йоклый башлаганнар иде алар. Олыгая килә бер урынга сыеша алмый башлыйсың. Менә хәзер килеп уйлый Гариф, яшь чакта яраткан кызы белән бер кешелек тар гына караватта иркенләп төн чыгалар иде. Шулай гәүдәгә йока булдылармы икән? Әллә башка сәбәпәр булганмы?

Тоеп-сизеп ятты Гариф, хатыны шым гына мыш-мыш елый иде. Ниләр уйлаган була икән? Әллә ирен жәлләгән буладыр. Ни әйсәң дә, 30 елдан артык бер кыек астында гомер иттеләр. Артык кадере булмады, анысы, Гарифның. Баш булырга яратты Салихасы, әйткән сүзе закон булды, астан өскә таба карады барысына. Гариф турында сүз дә юк инде. Кайчакта уйлап куя, яшәргә хатынына гел комачаулады гына шикелле ул. Хәленнән килсә, Салихасы аны сандыкка бикләп куяр иде дә, кирәк чагында гына алып файдаланыр иде, мөгаен. Менә әле дә шиге зур ирнең хатынының аны жәлләп энҗе күз яшьләре коюына. Үзенең алдагы тормышын күзаллап мышкылдыйдыр. Шту син, һәр әйткәнеңне йөгереп үтәп торган ышанычлы хезмәтчеңне югалт та...

Алай начар уйларга ярамый адәм баласы турында, синең никахлы хатының ич ул. Ә менә дөнья белән исәп-хисапны өзәргә вакыт җиткән шикелле аңа. Алдан ук төшенкелеккә биреләсе түгел әле. Әнә бит могҗизага тиң хәлләр булып тора тормышта. Урын өстендә торалмый яткан чирлеләр аякланып китәләр. Ракны дәвалау турында да күп язалар гәҗитләрдә, һәр атна телевизордан күрсәтеп торалар әнә. Врач әйтте бит, киләсе атнадан ныклы дәвалауны башлыйбыз, диде. Өметне өзмәскә кирәк, шәйтан гына өметсез...

Казан читендә урнашкан онкология бүлегендә Гарифка химиотерапия билгеләделәр. Үзе яшендәрәк Арча фермеры белән ятты ул. Гариф янында теге бөтенләй бетәшкән иде. Әле үзенең көче-куәте сакланганга шатланып та куйды Гариф. Бөтенләй көрчеккә терәлмәгән ич ул. Хәзер медицина алга киткән, көчле дарулар уйлап табылган, врачлар да яман чир белән көрәшергә өйрәнгәннәр. Шәт, Гарифны да адәм сурәтенә кертерләр, шатланып кайтып китәр әле бу җәһәннәм оясыннан.

Дәва дигәннәре шул буламы икәнни… Кургаш асылынган алъяпкычлар кидереп бер аппарат астына салалар да берни сизмисең, тоймыйсың. Нурланыш үтеп керә, имеш, зарарланган әгъзаңа. Шулай да авыз тәмен югалтты Гариф. Утыра өстәл артына ир, ит капса да, кәнфит капса да – бер үк тәм. Әйтерсең чүбек чәйнисең, бер ләззәт алмыйсың ашаудан.

Күпмедер тотканнан соң, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Ул химия дигәненең дә чамасы була, имеш. Ашкынып кайтты өенә Гариф, сагынып кайтты. Авыл кешесе 3 көн читтә йөрсә, абзарын сагына башлый ич ул. Үз өеңдә – үз көең, стеналар да дәвалый туган нигездә, диләр. Дару төймәләрен кайда йотсаң да барыбер бит.

Көннәр үтә торды, һич тә алга таба китеш булмады Гарифның организмында. Киресенчә, хәлсезлек биләп алды бар халәтен, курку оялады күңеленә. Хатынының әйткән сүзләрен еш кабатлый торган булды ул. «Нигә мин? Нигә миңа насыйп иткәннәр бу коточкыч чирне?» Әллә башкалардан артык гөнаһ кылдымы ул, кешеләргә зыян салдымы, битараф булдымы кагылган-сугылган бәндәләргә? Телгә алырлык начарлыкларга бармады шикелле дә, бил бөкте, куллары эштән бушамады. Ара-тирә «йоткалаганда» кешеләрдән арттырмады. Колхозның кайбер нәрсәләренә кул сузгалады анысы, 2-3 капчык фураж, кош-кортка бодай, берничә печән түгәрәге кергәндер хуҗалыгына. Кешеләр белән сүзгә килмәде, ике кызын да яхшы тәрбияләде, хатынына ягымлы булды, карт-корыларга бушлай печән-утын китергәләде. Вак-төякне бизмәнгә салып буламы соң? Монда адәм гомере турында сүз бара бит. Күңеле тулы әрнү, рәнҗү иде Гарифның...

Соңгы араларда йокысы да качты аның. Менә күзләрен йомып онытылыр да, үлем канатын җәяр гәүдәсе өстенә, уяна да алмый, җаны аерылыр тәненнән.

Яшерен-батырын түгел, һич кенә дә үләсе килми иде аның. Инде рәхәткә тиенгәч кенә, муллыкка чыккач, үз-үзеңне кадерләр чакка җиткәч, кер дә ят, имеш, салкын гүргә. Мәчет картлары әйтәләр дә аны, икенче дөнья бар анда, диләр, кайгы-хәсрәт, чир-авыртулар юк, имеш, киләчәктә, җимеш бакчаларын гына иңләп йөрисең. Сөйләргә була аны, ә менә күңелнең ышанасы килми боларга, шик сарыла күңелгә. Ә бәлки, үләсең дә шуның белән тәмамланадыр барысы, төпсез караңгылык йотадыр җәсәдеңне. Хәер, анысы да юктыр, бернәрсә дә юк, уйлар да юк ичмасам...

Үз уйларында адашып пырдымсызга әйләнде Гариф, һәр нәрсәдән гаеп тапты, юктан да тавыш чыгарырга гына торды. Хатының йөреш-торышы ачуын чыгарды аның, һәр сүзен үзенә каршы кабул итте. Тирә-яктагылар гел начарлык кына телиләрдер төсле тоелды аңа. Хәл белешеп килгән кызларына ниндидер сәбәп табып тавыш чыгарды, кияүләренә күтәрелеп бәрелде. Тегеләр тизрәк кайтып китәргә ашыктылар. Авылдашлары да, хәл сорашканда, икенче мәгънә салып әйтәләр кебек иде сүзләренә.

Үз-үзен жәлләп вакыты үтте аның. Бәхетсез булган икән ул бу җирдә, сизми-белми генә йөргән. Менә бүген зиратка итеп салсыннар, кем елар иде чын күңеленнән? Хатыны, кызларында өмет юк. Кеше алдында дип, берничә бөртек яшьләрен ялтыратырлар. Кияүләр – ят кешеләр, оныклар бәләкәй әле. Авылдашлар арасында бер телем икмәкне икегә бүләр якын дусты булмады аның. Хәзер кешеләр бит бер-берсенә бүре булып карыйлар. Гел акча, гел байлык уйларында, барысын өйгә ташыйлар. Кемдер турында уйлары юк берсенең дә. Гариф белән бер-бер хәл ишетсәләр:

– Шулаймыни? Әйбәт булган, Салихасын этләп чирләп ятканчы, үлеп котылган. Берәр сөтле сыер алмакчы идем, синең танышлар арасында берәрсе сатмыймы? – дип, сүзне минутында икенчегә борырлар иде. Кемдә нәрсә кайгысы...

Төннәр йокламый боргаланып ятканда, ят кунак – үлемнең котылгысыз икәнен бар вөҗүде белән тойгач, кинәт бу хәлгә карашы үзгәрде Гарифның. Һәм уйлары эзмә-эзлекле нәтиҗәгә китерделәр. Бу дөньяга гариза язып, үз теләге белән килмәде ул. Ниндидер югары көчләр аңа җан өрделәр, гәүдә, акыл, хисләр бирделәр дә яшәргә мәҗбүр иттеләр. Менә хәзер килеп тә үз теләге белән китми ул фанилыктан. Кемнәндер гариза язып вакытын кичектерү турында сорап булмыйдыр. Боларның барысын да кайдадыр хәл иттеләр, берсүзсез үтәлергә тиешле гамәлләр. Гарифның тормышында еш кына вакыйгалар аның ризалыгын алып тормый гына тормышка ашырылдылар. Мәсәлән, улы Әхсәннең Әфганда минада шартлаганын аннан сорап тордылармы әллә? Яисә чапкычка аягы эләгеп, үкчәсен кисеп атканда, аның кичерешләре белән кызыксындылармы? Күп очракта бу тормышта шәхесне булачак факт каршына куялар. Син аны кабул итәсеңме, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Әлбәттә, карышырга, кан яшьләре түгәргә, бар дөньясына бәддога укырга була. Моның белән бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Менә Гариф яткан булсын инде шыңшып, үләсем килми, дип такмаклап. Ишетүче-күрүче булырмы?

Шуңа барысын разый булып кабул итәргә тиеш ул. Яшәгән елларга нәтиҗә ясаганда, ни нәрсәгә теше-тырнагы белән ябышып ята соң ул бу гөнаһлы дөньяга? Рәхмәтле булу дөреслеккә туры килер. Менә җиргә килеп фамилиясен теркәп китә ул. Кешелекнең тормышын белде, якты дөньяны күрде. Бу үзе – бәхеткә тиң түгелмени? Әлбәттә, гел аяз көннәрдән тормады гомере, кара көннәре күбрәк булгандыр, анысы бәхәссез. Эшләде дә эшләде, кара тирләрен түкте, тамак хакын хаклап үтте күп көннәре. Әмма бит шатлыклар да урап үтмәде аны. Балалар үстерде, оныкларын күрде, эшләгән эшләреннән канәгатьлек тойгысы алды. Гомумән, күпме могҗиза сагалый адым саен адәм баласын. Һәр елны кызарып пешкән җиләкне өзеп кабу, сарсаганда салкын чишмә суын йотлыгып туя алмый эчү, өздереп сайраган, яз китергән сыерчыкны кинәнеп тыңлау. Әз түгел бу тереклектә шатлык мизгеләре. Бары аларны таба белү, күрә белү кирәк.

Аннан соң, калган гомерендә күргән кадәрлесеннән артыгы булырмы? Алда – картлык зәгыйфьлеге, түшәктән тора алмаслык чиргә таруың бар, аяклары йөрми, күзләре күрми, колаклары ишетми башлар. Шулар кала миннән, дип зар еларгамы? Тәмам «комың коелып», ашау, йоклау өчен генә яшәргәме? Аллаһ барысын белә, бик вакытлы сәфәргә тарткан ул Гарифны. «Блажен, кто не допил до дна…»

Җәй ае башланганчы йөрде әле Гариф авыл урамнарын иңләп. Бик ипле итеп очраган берсе белән аралашты, хатынына рәхмәт укып кына торды. Чирле кешене тәрбияләүләре – ай-һай авыр шөгыль бит ул.

Соңгы сулышын алганчы йөзеннән елмаю китмәде аның. Тормыштан разый булып күзләрен йомды ир. Сирәкләр бирелгән кадәр гомер өлешенә канәгать булып хушлашалар. Гариф ул яктан чын-чынлап аптыратты авылдашларын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100