Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исәнме икән – кереп карагыз әле». Ярсыган ир 10 ел бергә яшәгән хатынын үтергән

news_top_970_100
«Исәнме икән – кереп карагыз әле». Ярсыган ир 10 ел бергә яшәгән хатынын үтергән
"Татар-информ" архивы

Иркутск өлкәсендә яшәүче ир-ат 10 ел бергә яшәгән хатынын үтергән. Аны 8 елга колониягә хөкем иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига Шелехов шәһәрендә былтыр августта була. Күп катлы йорттагы бер фатирда ир хатынын үтерә. 46 яшьлек ир-ат күршеләренә шакый, ул исерек була.

«Хатыным исәнме икәнен тикшереп чыгыгыз әле», – ди ул күршеләренә.

Ир-ат исерек килеш хатыны белән талашуын, аннары хатынын муеныннан тотып алуын һәм сулыш алудан туктаганчы кысып тотуын сөйләп бирә.

Күршеләр куркуга кала, «ашыгыч ярдәм»гә һәм полициягә хәбәр итә. Урынга килгән табиблар хатынның үлемен раслый.

«Тикшерүчеләр ачыклаганча, ир-ат бу хатын белән 10 ел бергә яши. Соңгы елда алар хәмер белән мавыга, шуннан соң талашалар», – дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Ир-атка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ул гаебен таный. Суд, тупланган дәлилләр җитәрлек, дип таба һәм гаепләү карары чыгара. Ирне 8 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100