Җырчы Фирдүс Тямаев Сабадагы концертларын күчерә. Алар кичә һәм бүген, 26-27 гыйнвар көннәрендә булырга тиеш иде.
Сәлам, дуслар, без бүген Сабага концерт белән барырга тиеш идек. Күчерәбез... Төркемдәге кызлар-егетләр чирли. Әллә нинди чир йөри, кемнеңдер эче китә, коса, кемнеңдер температурасы төшми. Шул сәбәпле, концертны күчерәсе була. Исәнлек беренче урында, үзегезне саклап йөрегез, – ди ул.