Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исәндер дип өметләнәм»: Палестинада әсир төшкән кызның әнисе ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

news_top_970_100
«Исәндер дип өметләнәм»: Палестинада әсир төшкән кызның әнисе ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

Израильгә ХАМАС хәрәкәте һөҗүм иткәндә, Газа Секторы белән чиктә дуслык кичәсе барган була. Бернинди куркыныч та көтмичә, җырлап-биеп бәйрәм иткән яшьләр арасында чит илләрдән килүчеләр дә күп булган. Бу фестивальдә катнашучылар беренче һөҗүмне үзләренә ала.

Видеодан күренгәнчә, яшьләр күңел ача. Ә күктә – ракеталар атканы күренә инде. Әмма беркем дә бу шартлауларга игътибар итми.

Кисәк атыш башлангач, аларның күбесе нәрсә икәнен аңламый да кала, аңлаганнары да кая качарга икәнлеген абайламый.

Бәйрәм итәргә килүчеләр арасында кимендә 260 кеше һәлак булган, дип исәпләнә. Ничә кешене әсир итеп алып кителгәне билгесез.

Германиядән килгән 30 яшьлек рәссам, татуировка остасы Шани Лук видеосы бөтен дөньяга таралды. Куллары һәм аяклары сынган, өс киеме салдырылган кыз селкенмичә дә йөзтүбән автомобильдә ята, аңа аякларын куеп гарәп хәрбиләре утырган – аны каядыр алып китеп баралар.

Кызның кем икәнен якыннары балтырындагы татуировкаларыннан таный.

Шаниның язмышы билгеле түгел – аның исәнме-юкмы икәнлеге дә билгесез. Газага әсир итеп алып кителгәндер, дип уйлыйлар.

Шани Лукны балтырындагы татуировкаларыннан таныйлар

Шани фестивальдә егете белән була. Аның егете хәбәрсез югалган.

Кызның әнисе Рикарда, баласының фотосын тотып, видеомөрәҗәгать яздырды. Ул кызын ХАМАС алып киткәнен әйтә һәм аны табуда ярдәм сорый.

Һөҗүм турында ишетүгә үк, Шаниның әнисе кызына шалтырата башлый. Кызы аңа фестивальдә икәнен һәм «бераз курыкканын» әйтә. Бераздан элемтә өзелә. Аннары мессенджерларда видео тарала, туганнан туган абыйсы сеңлесен таный.

«Видеодан аның бик начар хәлдә икәне күренә. Әмма миндә өмет бар әле. Мин, ул исәндер, дип өметләнәм. Миңа өметләнмәүдән кала чара юк. Без ышанырга телибез», – дигән кызның әнисе «Сан» басмасына.

Болай дип әйтер өчен нигез бар икән – кызның кредит карточкасыннан акча алмакчы булганнар. Кемдер аның картасы белән берничә тапкыр акча алмакчы була. Шуннан чыгып, әнисе, бәлки, кызым исәндер, дип уйлый.

Шани Лукның әтисе – поляк милләтеннән, аның Израиль гражданлыгы да була, Тель-Авивта татуировкалар ясау белән шөгыльләнгән.

Өстәмә: 10 октябрьдә кызның исән икәнлеге, Газа Секторындагы хастаханәләрнең берсендә булуы мәгълүм булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100