Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исән, ярдәмне үзе чакырды». Парковкада талашканда, бер ир-атның башына сәнәк кадаганнар

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсендә 52 яшьлек ир-атның башына сәнәк кадаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Новосибирск шәһәренең Калинин районында парковкада була. Машина йөртүчеләр ни өчен талашканы әлегә билгесез. Җинаятьче ир-ат сәнәкне корбанының башына ыргыткан. Имгәнгән ир-ат ярдәмне үзенә үзе чакыра алган, диелә хәбәрдә.

Әлеге хәлне видеокүзәтү камерасы да төшереп торган. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралган. Анда җирдә ятучы ир-атка башка бер ир-ат һөҗүм итү сурәтләнә. Ул корбанына күп тапкыр суга.

Моны күреп алган башка ир-ат кыйнауны беразга туктатып тора ала. Ләкин җинаятьче кабат килә һәм корбанына берничә тапкыр сәнәк белән кадый. Шуннан соң сәнәк имгәнгән ир-атның башына кадалып кала, диелә бу хәбәрдә.

Табиблар сәнәкне ир-атны башыннан алу җаен таба. Операция берничә сәгать дәвам итә. Якынча белешмә буенча, хирурглар сәнәкне берничә кисәккә кисеп ала.

Һөҗүм итүче ир-атны тоткарлаганнар, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100