
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллинаның олы улы Илдан ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә армия сафларына киткән. Улын озату күренешләре белән актриса социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлеште.
Беренче кадрларда булачак солдат поезд тәрәзәсеннән әти-әнисенә кул болгый. Икенче видеода, бик күңелле итеп, дуслары белән саубуллаша. Дуслары аны чөя.
«Исән-сау кайт, улым», – дип язган Мәдинә Гайнуллина видеолар янында.
Мәдинә Гайнуллина – 3 егет әнисе. Тормыш иптәше Илдар исемле. Алар гаиләсендә Илдан, Вилдан һәм Ризван исемле 3 малай буй җитеп килә.