news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Исән-сау йөреп кайтырга язсын...» – Рафис Кәлимуллин зур сәфәргә кузгалган

news_top
«Исән-сау йөреп кайтырга язсын...» – Рафис Кәлимуллин зур сәфәргә кузгалган
Фото: Рафис Кәлимуллин сәхифәсеннән

Рафис Кәлимуллин махсус операция зонасына – зур сәфәргә кузгалган. Ул хәрби егетләргә гуманитар ярдәм илтүдә катнаша.

«Дусларым, якыннарым, ялкыннарым. Мин киттем еракларга. Тәмлүшкәләр алдым, гуманитар ярдәм. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Бу юлы үземә генә барырга туры килде, егетләребез алданрак китте. Әтнәдән, Казаннан һәм башка җирләрдән дусларым егетләребезгә тәмле ризыклар җибәрделәр. Барысын да тапшырырмын, видеоларын да күрсәтермен. Әле, баргач, җырлап та алырбыз», – дип сөйләде сәфәргә чыгуы турында җырчы үзенең сәхифәсендә.

Алдагы сторисларыннан аңлашылганча, Рафис Кәлимуллин инде беренче ноктага барып җитеп, егетләргә баллы күчтәнәчләрен тапшырырга да өлгергән.

Җырчы хәрби операция зонасына быел яз көне дә барып кайткан иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар