news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исән калу шансы булмаган: трассада автовоз белән бәрелешкәч, яшь пар һәлак

news_top
Исән калу шансы булмаган: трассада автовоз белән бәрелешкәч, яшь пар һәлак
Фото: Еврей автономияле округы полициясе телеграм-каналы

22 ноябрьдә Еврей автономияле округының Облученский районында Кимкан бистәсе тирәсендә «Амур» федераль трассасында коточкыч авария була. Автовоз һәм җиңел машина кара-каршы бәрелешә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Якынча версия буенча, нәкъ менә автовоз каршы як полосага чыккан һәм җиңел машинага бәрелгән. Бәрелүдән соң, җиңел машинадагы 1993 елгы ир-ат һәм 1999 елгы хатын-кыз урында ук һәлак булган.

Әмма автовоз йөртүчесе башка төрле күрсәтмәләр биргән. Аның сүзләренчә, «Мицубиси Паджеро мини» ул барган полосога чыккан. Шулай ук, җиңел машина җәйге тәгәрмәчләрдән булган, һәм бу да аның белән идарә итүгә йогынты ясаган, дигән мәгълүмат та бар.

Авария урынында тикшерү төркеме эшли. Полиция юлның әлеге өлешендә хәрәкәтне туктатып торган, белгечләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Бу аварияне тикшерүне Еврей автономияле округы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе үз контроленә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар