«Ис сизү бозылу, йокысызлык, эч кибү»: элек картлар авыруы иде, хәзер яшьләрдә дә очрый
Паркинсон авыруы булганда һәрвакытта да куллар калтырыймы? Чыннан да өлкән яшьтәге кешеләр генә авырыймы? Эшне, спорт белән шөгыльләнүне һәм башка яраткан эшләрне ташларга кирәкме? Бу сорауларга «Татар-информ»га табиб-невролог Зөләйха Җәләлова җавап бирде.

«Паркинсон авыруы – калтырау» дип әйтү – миф»
Паркинсонизм – хәрәкәтләрнең акрынаюы белән бәйле авырулар төркеме. Алар арасында иң киң таралганы паркинсон авыруы санала.
Паркинсон авыруы – нейродегенератив авыру. Баш миендә параллель рәвештә ике процесс бара: специфик нейроннар үлә, ә күзәнәкләр эчендә патологик аксым туплана. Бу процесслар нәтиҗәсендә кешедә симптомнар үсә, алар ике категориягә бүленә: хәрәкәт (мотор) һәм хәрәкәтсез.
Пациент, кагыйдә буларак, язуы һәм йөреше үзгәрүенә игътибар итә. Сүз уңаеннан, бөтен дөньяда диагноз хәрәкәт категориясе буенча куела. Табибларга пациентны дөрес карау җитә, өстәмә тикшерү методлары, кагыйдә буларак, кирәкми.
«Паркинсон авыруы – калтырау» дип кенә әйтү – миф. Һәр калтырау да авыру дигәнне аңлатмый, ул гомумән булмаска да мөмкин. Хәрәкәтләнми торган симптомнарга килгәндә, еш кына алар моторлы симптомнарны дистәләгән елга узып китә. Бу – озакка сузылган депрессия, йокы бозылу, эч кату, ис сизү сәләте бозылу», – дип аңлатты Зөләйха Җәләлова.
Паркинсон авыруының 5 стадиясе бар:
беренчесе – тәннең бер ягында акрынаю һәм кысылу барлыкка килә;
икенчесе – тәннең икенче яртысы да зарарлана;
өченчесе – тотрыклылык бозыла, ләкин кеше әле тигезлекне саклап кала ала;
дүртенчесе – пациент тигезлекне саклап кала алмый, еш кына егыла һәм еш кына бот сөяген сындыра;
бишенчесе – авыру хәрәкәтсез, урын өстендә ята.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Әгәр гомумән дәваланмаса, пациент урын өстендә генә ятачак»
Белгеч сүзләренчә, авыруның төп сәбәбе билгесез. Нейродегенерацияне югары холестерин, шикәр чире, нәселдәнлек, яшь факторлары җыелмасы башлап җибәрә. Баш сөяге-ми җәрәхәтләренең күп булуы да – куркыныч факторы. Боксерларда паркинсонизм темасы кискен тикшерелә. Әмма бокс белән шөгыльләнмәгән кешеләр дә спортчылар белән тигез дәрәҗәдә авырый.
«Без авыруны өлкән яшьтәге кешеләр белән генә ассоциациялибез, бу – дөрес түгел. Пациентларның гомуми саныннан 10-15%ы 40 яшькә кадәр авырый. Авыруның бу формалары генетикага бәйле. Яшүсмерләр арасында да очраклар билгеле. Статистика буенча, ирләр хатын-кызларга караганда бераз күбрәк авырый. Хатын-кызлар бу авырудан эстрогеннар – җенес гормоннары тәэсирендә саклана, дигән фәнни теория бар», – дип сөйләде табиб.
Авыруның чын сәбәбе өйрәнелмәгәнлектән, профилактика методлары да юк. Әлегә, табиб сүзләренчә, антириск факторлары турында гына сөйләргә мөмкин: чын кофе куллану, физик активлык, йога.
Дәвалауның модификацияләү ысуллары, авыру үсешен тоткарлый алганнары да әлегә юк. Әлеге методларны эзләү актив алып барыла, тикшеренүләр үткәрелә. Бүген симптомнарны киметә торган медикаментоз дәвалау гына бар. Бу – эшне, социаль активлыкны, сыйфатлы гомер озынлыгын саклап калырга ярдәм итә.
«Бүгенге көндә паркинсон авыруын дәвалап булмый. Шулай да мин сезне тынычландырырга телим: дөньядагы авыруларның күбесе – хроник һәм дәвалап булмый торган авырулар. Дөнья гипертонияне, шикәр чирен контрольдә тотарга өйрәнде. Кешеләр бу авырулар белән озак һәм бәхетле яшиләр. Паркинсон авыруыннан үлмиләр. Авыруларның гомер озынлыгы гомуми күрсәткечләрдән аерылмый. Әмма әгәр гомумән дәваланмасаң, пациент урын-җиргә калачак. Нинди тормыш соң бу?» – диде Зөләйха Җәләлова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Диагноз куйганнан соң, кешеләр еш кына терелүнең ысулын эзли башлый – аферистларга мөрәҗәгать итәләр. Моны эшләргә табиблар катгый рәвештә киңәш итми. Алар авыруны танырга, кабул итәргә, яратырга һәм квалификацияле белгечкә ышанырга чакыра.
«Туганнарына һәм якыннарына авыруга психологик ярдәм күрсәтергә кирәк. Аны инвалид итеп кабул итәргә ярамый. Аның өчен яшәргә кирәкми. Эшкә йөрсен, ресторанда ашасын, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнсен, спорт залына йөрсен. Ләззәт алсын. Бу – файдалы, чөнки авыру дофамин, бәхет гормоны төшү белән бәйле. Авыру кеше гадәти шартларда калырга тиеш. Пациентның гаиләсе дә табиб белән тыгыз элемтәдә булуы мөһим», – дип ассызыклады белгеч.
«Татарстан илдә уникаль белгечләр үстерә»
«Татарстанга бәхет елмайды. Бездә паркинсон авыруын дәвалау хезмәте эшли. Илдә ул бөтен җирдә дә юк. Хезмәт Казан сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында эшли. Аның исеме – Экстрапирамидалы патологияләр һәм ботулин терапиясенең консультатив-диагностик үзәге. Аңа Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүчеләр һәм якын чит ил гражданнары мөрәҗәгать итә», – дип сөйләде Зөләйха Җәләлова.
Хезмәт медикларның зур фәнни кызыксынуы аркасында яхшы үсеш ала. Зөләйха Җәләлова сүзләренә караганда, аның хезмәттәшләре эшкә бәйрәмгә кебек йөри. Хезмәт 2004 елдан бирле эшли. Анда Россия һәм халыкара фәнни бергәлекләр әгъзалары булган профессиональ табиблар коллективы эшли. Алар нейродегенерация өлкәсендәге өр-яңа тикшеренүләргә чумган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстанда «Алгарыш» программасы бар. Бу – гражданнарны Россия һәм чит ил вузларында әзерләү һәм стажировкалау өчен республика хөкүмәте грантлары. Бу – Россиядә мондый төрдәге беренче төбәк программасы. Авыруны дәвалау хезмәте белгечләре бу грантны алган. Алар Төркиянең Чанаккале шәһәрендәге югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә. Төркия мөгаллимнәре узган ел Казанга лекцияләр белән килгән иде – алга таба фәнни хезмәттәшлек буенча планнар билгеләнгән.
«Безнең паркинсон авыруын дәвалау буенча федераль үзәкләр белән элемтәләр дә җайга салынган. Сүз уңаеннан, без Россиядә кайбер препаратлар куллану буенча пионерлар булып торабыз. Мәсәлән, зонд ярдәмендә без гель рәвешендәге даруны шунда ук ябык эчәккә илтәбез. Махсус программа дозировканы контрольдә тота, методның өстенлеге шунда. Кызганыч, практика, кыйммәт булу сәбәпле, әлегә алай ук киң таралмаган», – дип билгеләде табиб.
Казан сугыш ветераннары госпитале мәгълүматлары буенча, 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда Татарстанда, паркинсон авыруына шикләнеп, 13 925 беренче мөрәҗәгать теркәлгән.
«Татар-информ»нан Роман Баданов язмасы тәрҗемә ителде