news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ис сизмәү тагын нинди куркыныч авыру симптомы булып тора?

Хәзерге медицина әлегә авыруны дәвалый алмый.

news_top
Ис сизмәү тагын нинди куркыныч авыру симптомы булып тора?
pixabay.com/ru

Ис сизүне югалту дәваланмый торган авыру - Паркинсон авыруы симптомы. Бу хакта Express сайтына нигезләнеп РИА Новости яза.

Паркинсон фонды мәгълүматларына караганда, бу чирнең куркыныч симптомнары (тремор һәм кооррдинацияне саклый алмау) барлыкка килгәнче берничә ел алдан пациентларның ис сизү югалту да булган. Бу симптомны бөтен пациентлар да сизми. Тикшеренү күрсәткәнчә, Паркинсон авыруы булган 90 процент пациентта иң элек исне сизмәү ачыкланган.

Паркинсон авыруы - өлкән яшьтәге кешеләр өчен хас хроник нейродегенератив неврологик авыру. Авыруның төп симптомнары хәрәкәт кагыйдәләрен бозу, мускул ригидлыгын (артык тонус), тынычлык халәтендәге треморны үз эченә ала.

Хәзерге медицина әлегә авыруны дәвалый алмый. Бары тик авыруларның тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм авыруның прогрессивлашуын акрынайтырга мөмкинлек бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар