Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исәннәр үлгәннәргә каршы: Чаллы халкы бәхилләшү үзәгенә каршы чыга

Чаллыда бәхилләшү залы ачарга теләү зур җәнҗал чыгарды. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр моңа каршы чыкты, соңыннан аларга түрәләр, депутатлар һәм башкалар да кушылды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы каршыларның һәм бизнес-идеяне хуплаучыларның фикерләрен тыңлады. 

news_top_970_100
Исәннәр үлгәннәргә каршы: Чаллы халкы бәхилләшү үзәгенә каршы чыга

“Балалар көн саен веноклар һәм кайгылы йөзләрне күрергә тиеш түгел”

Шәхси эшмәкәр Чаллының Маршал Жуков урамындагы йортның янкормасында "Небеса" бәхилләшү залы ачуны планлаштырган. Ул элекке флюорография кабинетында урнашырга тиеш.

“Небеса” ритуаль үзәге ачуга беренче булып гаҗәпләнгән һәм пост язган автор фикеренчә, мондый күрше бала психикасына начар йогынты ясарга мөмкин. Олылырага да һәр көнне табутлар, веноклар һәм кайгылы йөзләрне  күрү күңелле булмаячак. Бу фикерне бистәдә яшәүче башка кешеләр дә хуплаган.

“Балаларның мәктәпкә барганда-кайтканда көн саен кеше мәет озату күренешләрен күрүен теләмәс идек”, - дип яза шунда яшәүче ханым.

“Мондый үзәкне торак районда ачу ахмаклык, әлбәттә. Өйдән чыккан саен син шул мохиткә эләгәчәксең. Ул кешеләрнең кайгысына хөрмәт йөзеннән, көләргә, кычкырып сөйләшергә, шаярырга ярамаячак. Ә кешеләрдә туй булса? Алар “әче” дип кычкыра, шарлар һәм фейерверклар очыра, кәләш сатып алу йоласын уздыра, ә янәшәдән карага киенгән кешеләр гаеп тулы карашларын ташлап үтәчәкме?” - дип язган икенче ханым.

Монда парковка өчен урын юк: бер генә машинага да урын юк. Янәшәдә МФЦ, кадастар үзәге, балалар бакчасы, 18 подъездлы йорт урнашкан. Машиналар болай да күп, борылыр урын юк. Монда ритуаль кортеж ничек керәчәк? Әле бу балалар мәктәпкә һәм бакчага, олылар эшкә, кибеткә бара торган бердәнбер юл. Әгәр кем дә булса “ашыгыч ярдәм” чакыртса, ул да керә алмаяачак. Керү өчен юл эзләгәндә, кемдер үзе хушлашу залы клиенты булып куярга мөмкин”, - дип язган бер ир-ат.

Ләкин бу күренешне яклап чыгучылар да табылган. Алар фикеренчә, шәһәргә бәхилләшү залы күптәннән кирәк булган. Хәзер бу ритуал морг ишегалдында, моның өчен каралмаган мохиттә уза.

“Автор шундый итеп язган, әйтерсең бәхилләшү сәхнәдә уза. Шәһәргә мондый зал күптәннән кирәк иде. Хәзер мәетнең туганнары морг бусагасында хушлаша. Каталкадагы гәүдәне табутка күчерәләр, якыннары янәшәдәге тар гына бүлмәдә бәхилләшә. Әле шул ук бүлмәдә башка мәетләр дә ята. Хушлашу өчен чират тезелә”, - дип яза әлеге идеяне хуплаучы. 

Ләкин күпчелек кеше аның фикерен хупламый.

“Без үлгәннәр өчен исәннәрнең хокукларын чикләргә тиешме?”

“Комсомол районы башкарма комитетына ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килде. Барысы да торак йортның янкормасында ритиуль оешмасы ачуга каршы Әлеге мәсьәләдә район башкарма комитетының төгәл позициясе бар. Без мондый бизнес-инициативага каршы, - диде “Татар-информ”га Комсомол районы территориясе оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Екатерина Григорьева. – Хәзерге вакытта мин әлеге хәлгә карата безнең фикер һәм аны хәл итү өчен тәкъдимнәр күрсәтелгән хат әзерлим. Мин әлегә аның эчтәлеген әйтә алмыйм, аңа кул куелмаган. Бер генә нәрсә әйтә алам – бу очракта СанПиН нормалары тупас рәвештә бозылган. Мондый биналар социаль, белем бирү оешмаларыннан һәм торак йортлардан 50 метр читтә булырга тиеш. Ә монда үлгәннәр белән бәхилләшү залын торак йортның нәкъ янында ук урнаштырырга телиләр!”

Григорьева сүзләренчә, бина муниципалитетныкы түгел.

“Әгәр янкормага шәһәр хуҗа булса, сорау хәл ителгән булыр иде инде. Бу бина сатылган. Яңа хуҗасы арендага биргән. Ә арендатор аны тагын башка кешегә биргән. Хәзер без, бинаның хуҗасы белән сөйләшүләр алып бару өчен юридик эзлеклелекне барлыйбыз. Ләкин без хуҗалар тарафыннан аңлау тапмасак та, үз позициябездән баш тартмаячакбыз”, - диде башкарма комитет хезмәткәре.

“Әлеге бинаның болдыры Комаров урамы һәм керү юллары киселешенә чыга. Анда бүтән керү юлы ясап булмый. Әле аның өчен тротуарны күчерергә кирәк, аңа кем рөхсәт бирсен? Ә кешеләр ничек йөрергә тиеш? Нәрсә, без үлгәннәр өчен исән кешеләрнең хокукларын чикләргә тиешме?”, - дип сөйләде ТОС рәисе Фәнүзә Грызлова.

Аның фикеренчә, аз керемле кешеләрнең хушлашу залы хезмәтләреннән файдалана алуы икеле. Ә бай кешеләрнең кулларыннан килә, димәк монда гел машиналар йөреп торачак дигән сүз. 

“Ул күмү кортежларында никадәр машина буласын күз алдына да китерергә куркам. Алар монда сыя алмаячак. Сыйсалар, монда бөтен нәрсә туктап калачак. Кешеләр дә үтеп йөри алмаячак, машиналар да керә алмаячак”, - диде Грызлова.

Активистка фикере буенча, күрше йортларда яшәүчеләрне һәр көн диярлек табутлар карага мәҗбүр итү нормаль күренеш түгел.

“Үзегезне өеннән чыга алмый алмыйча көннәр буе тәрәзә янында утырган пенсионер яки инвалид урынына куеп карагыз. Аларның күз алдында кайгы, күз яшьләре һәм веноклар гына булачак. Ирексездән акылдан язарга мөмкин яки аннан да начаррагы... Мин инде балалар турында әйтеп тә тормыйм. Моның аларга ничек тәэсир итәчәген күз алдына да китерүе авыр”, - диде ТОС рәисе.

Шәһәр советы депутаты Владимир Зубков торак йорт янкормасында хушлашу залы ачуны туктату үтенече белән шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә хат язуы турында “Татар-информ”га әйтте.

“Бу бинадан берничә генә адым ераклыкта 10 нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылачак. Шушы бер фактор гына да бу урында мондый биналар булдыруны кире кага. Кешеләр мәетләрне тегендә-монда йөрткәннәрен күрергә тиеш түгел. Бу бүтән урында башкарылырга тиеш”, - диде депутат.

“Морг үлгәннәр белән хушлашу өчен яраклашмаган”

БСМПның  патологоанатомия бүлеге мөдире Әхнәф Фәйзуллин морг бинасының үлгәннәр белән хушлашу өчен яраклашмаган булуын әйтте. Ул моргны хушлашулар һәм дини ритуаллар урыны түгел дип саный.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда үлем турындагы таныклык тапшыру кагыйдәләре кырысланган. Элек әлеге фактны теркәү өчен мәетне моргка алып килү һәр очракта да таләп ителмәгән. Хәзер бу мәҗбүри рәвештә эшләнә. Шуңа күрә Чаллы моргы тулы. Элек бәхилләшү өчен планлаштырылган зал хәзер мәетләрне саклау өчен кулланыла.

Моргта судмедэкспертиза (СМЭ) хезмәте дә эшли, ягъни криминал белән бәйле мәетләрне ярып тикшерәләр. Кысанлык шуның белән дә аңлатыла.  Яңа шәһәрдә СМЭ бүлеге урнашырлык тагын бер морг ачу кирәклеге турында сөйләшүләр күптәннән бара.

“Моргта мәетне мөселман кануннары буенча юарга рөхсәт бирмәгән өчен берничә ел элек бер мулла миңа карата шикаять белдерде. Без мәетләрне юабыз, тик ритауль тәртиптә түгел, ә санитар-гигиеник юу уздырыла. Без норматив карау уздырырга, ярырга һәм мәетләрне эшкәртергә тиеш. Ә калган эшләр өчен моргта урын юк. Җитәкчелек ул ситауцияне тикшерде һәм минем баш тартуны дәлилле дип тапты”, - диде шәһәрнең баш патологоанатомы.

Шул ук вакытта ул бәхилләшү залын торак йортта ачу дөрес түгел дип саный.

“Элек бу бинада флюорография кабинеты урнашкан булуы да борчый. Радиация фонын үлчәделәр микән: артып китү юкмы, бу бүлмәгә кешеләргә керергә ярыймы һәм алар анда никадәр озак тора ала?” - диде табиб.

“Миңа ачыктан-ачык яныйлар!”

17/25 нче йортның янкормасында “Небеса” хушлашу залы ачарга җыенган шәхси эшмәкәр - Анастасия Хәбирова. Ул “Татар-информ”га бинадагы радиация фоны нормада дип әйтте.

Аның фикеренчә, янкорма ритуаль бизнес өчен туры килә. Бинаның мәйданы 50 квадрат метр, бу җитәрлек, диде ул.

Кострома шәһәрендәге бәхилләшү залы

“Без православие һәм мөселман йолаларына туры килгән ике зал ясатырга теләгән идек. Ләкин килеп чыккан низаг аркасында әлегә бер генә залны җиһазландырырга карар кылдык. Ләкин ачылудан баш тартмадык”, - диде Анастасия.

Ул үз адресына янаулар булуын да әйтте.

“Бинадагы тәрәзәләрне ватачакбыз, диделәр. Ә клиентлар барлыкка килгәч, табутларны алып килергә мөмкинлек бирмәячәкбез һәм кешеләрне кертмәячәбез диләр. Авыр хәл. Миңа мөгаен, полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килер”, - диде Анастасия.

Эшмәкәр, бәхилләшү залы ачып, кешеләргә ярдәм итәргә теләвен әйтте.

“Ел ярым элек мин әтиемне югалттым. Гаиләбезгә проблемалар ишелеп төште. Безнең шәһәрнең цивилизациядән никадәр ерак икәнен аңладым. Чаллыда вафат булганнар белән кешечә бәхилләшә торган урын юк. Шулай килеп чыкты: безне моргтан табут белән куып диярлек чыгардылар. Ишегалдында берничә минут тордык, бәхилләшү ашык-пошык кына булды. Шуннан соң зиратка киттек. Озатучыларның яртысы бәхилләшергә өлгерә алмады. Алар безнең арттан китте, ләкин зиратта адашканнар. Нәтиҗәдә табут өстенә бер уч туфрак та ыргыта алмадылар”, - дип сөйләде Анастасия Хәбирова.

Аның сүзләренчә, бәхилләшү заллары күп кенә шәһәрләрдә бар. Мәсәлән, Түбән Камада шундый ике зал эшли икән инде.

“Кешеләр ишегалдын үлгәннәр белән бәхилләшү урыны түгел диләр. Берәр кеше вафат булса, подъезд алдына табут куйганнарын балачактан ук хәтерлим. Ә җирлисе көнне күршеләре хушлаша алсын өчен өсте ачык табут куялар иде. Ә соңыннан табутны кулга күтәреп машинага кадәр алып баралар”.

“Бетмәс-төкәнмәс траур процедуралары балаларның психикасын бозачак диләр. Безнең оешма бары тик 15:00 сәгатькә кадәр генә эшләячәк. Морг мәетләрне иртәнге 8 дә бирә башлый, ә ябылыр алдыннан бу эш туктатыла. Ягъни, хушлашу залы 8 дән 15 сәгатькә кадәр генә эшли булып чыга. Ә бу вакытта зурлар эштә, балалар мәктәптә яки балалар бакчаларында. Үлгәннәр белән бәхилләшү кемне шаккатырачак? Декретта утыручыларнымы? Мин үзем дә ике тапкыр декретта булдым - кулда кечкенә балалар булганда тирә-якка бик карап торырга әллә ни вакыт юк. Табутны алып керү, алып чыгу да бер-ике минуттан озак булмый. Ә калганы ябык ишекләр артында узачак”, - диде Анастасия.

Эшмәкәр сүзләренчә, әгәр шәһәр аңа башка бина тәкъдим итә икән, ул башка вариантларын карарга риза.

“Ләкин бина яки офис морг урнашкан районда булырга тиеш. Юкса, бу идея мәгънәсен югалта”, - диде ул.

Янаулар чынга аша

Язма әзерләнгән вакытта хушлашу залына вандаллар һөҗүм иткәне билгеле булды. Бу хәл турында “Татар-информ” агентлыгына залның хуҗасы Анастасия Хәбирова хәбәр итте.

Билгесез кешеләр бинаның тәрәзәләрен ваткан. Эзләр калган. Шулай ук ишектә эленеп торган баннерга һәм элмә тактага зыян салганнар.

“Мин инде бу хәл турында полициягә хәбәр иттем. Хокук саклау органнарында вандализмда катнашы булган кешеләрне ачыкларлар дип уйлыйм”, - диде Анстасия Хәбирова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100