Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртүк тикшерергә килде»: Фатир арендалаучылар һәм хуҗалар арасында нинди бәхәсләр чыга

«Росгосстрах» компаниясе һәм «Открытие» банкы уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россиялеләрнең 63 проценты үз гомерендә бер генә тапкыр булса да торак арендалап торган. Аларның 56 проценты йорт хуҗалары белән бәхәскә кергән. Чаллыда яшәүчеләр үз тормышларында булган вакыйгалар турында сөйләде.

news_top_970_100
«Иртүк тикшерергә килде»: Фатир арендалаучылар һәм хуҗалар арасында нинди бәхәсләр чыга
Фото: chelny-izvest.ru

Торак хуҗалары ничек гаҗәпләндерә?

Ренат Хәлимов Чаллыга йөргән кызы белән Алабугадан күченеп килә. Алар фатир арендалый. Фатирның хуҗасы пенсионер әби була.

«1 атна чамасы вакыт узгач, ул, безне тикшерергә дип, якшәмбе иртәнге сәгать 7дә бер кисәтүсез килеп керде. Ишекне үз ачкычы белән ачып керде, без йоклаган бүлмәгә кереп, безне уятты. Елмаеп, барысы да тәртиптәме икәнен тикшерергә килгәнлеген әйтте, аннан урындыкта яткан әйберләр өчен ачуланды, аннан соң чәй ясап бирүебезне сорады һәм ничек дөрес яшәргә кирәклеген өйрәтә башлады. Без аннан тагын шулай эшләмәвен сорадык. Берничә атнадан соң ул шалтыратып, безгә килүен әйтте, чәй кайнатырга кушты. Без тиз арада башка фатир табарга булдык», – дип сөйли Ренат Хәлимов.

Яшь пар арендага алынган фатирда 1 ай да яшәп өлгерми, әмма хуҗабикә яшәмәгән көннәр өчен исәп-хисап ясаудан баш тарта. Алар язма килешүгә кул куймаган була һәм, әлбәттә, беркем дә нинди дә булса органнарга мөрәҗәгать итми.

Лилия Вяткина һәм аның дусты – студентлар, Чаллыда укыйлар. 2 бүлмәле фатирны арендага алалар, хуҗа хатын белән барлык детальләрне дә сөйләшеп керәләр һәм берничә ай тыныч кына яшиләр.

«Бервакыт бер исерек ир-ат килеп, бәреп керә башлады. Ул бу фатирның аныкы булуын һәм монда яшәячәген әйтте. Полициягә шалтыратырга теләдек, ләкин аренда килешүебез юк иде. Бу – чыннан да аның фатиры булса, безне куып чыгарырлар иде. Шуңа күрә без фатирның хуҗасына шалтыраттык. 1 сәгатьтән соң ул килеп, әлеге ирне алып китте. Бу – аның ире иде. Шуннан соң без килешү төзүне таләп иттек. Хуҗа хатын, бу вакыйга сәбәпле, безгә хәтта ташлама да ясады. Мондый хәл кабатланмады», – дип сөйләде Лилия Вяткина.

Виктор Комаров хатыны белән 3 ай фатир арендалап тора, дүртенче ай өчен түләп куя. Беркөнне хуҗа шалтырата һәм икенче көнне чыгарга куша, янәсе, аңа ашыгыч рәвештә фатир кирәк булган икән. Ярты айлык акчаны кире кайтарачагын әйтә.

«Гадәттә, мондый очракларда ким дигәндә 2 атна алдан хәбәр бирелергә тиеш. Бу вакыт эчендә башка торак табу мөмкин түгел иде, өстәвенә, безнең алып китәргә кирәк булган үз җиһазларыбыз да күп иде. Шуңа без яңа фатир тапмыйча күченмәячәгебезне әйттек. Ул безгә 3 көн бирергә ризалашты, анысын да бәхәсләшә-бәхәсләшә генә», – дип сөйли Виктор Комаров.

Фатирда яшәүчеләр нинди маҗаралар ясый?

Әлбәттә, проблемаларны фатир хуҗалары гына чыгармый, фатирны арендалап торучылар да шактый авырлыклар тудыра ала.

«Мин инде 12 ел әбиемнән калган фатирны арендага биреп торам. Күпчелек очракта клиентлар яхшы һәм конфликтсыз була. Проблемаларны нигездә хайваннары һәм балалары булган кешеләр чыгара. Мәсәлән, бервакыт бала барлык обойларны фломастер белән буяп чыккан иде. Гаилә фатирдан чыгарга җыенгач, мин «ремонт ясарга яки компенсация түләргә кирәк» дидем. Баланың әнисе, аның сабый булуын, минем ничек итеп аңардан нәрсәдер алырга тели алуыма ачуланды. Һәм мин суд белән янадым, чөнки килешүдә, милеккә китергән зыянны капларга тиешләр, дип әйтелгән иде. Шул вакытта гына алар миңа бозылган обойлар өчен түләргә ризалашты», – дип сөйләде Владимир Смирнов.

Аның сүзләренчә, хайваннар белән дә шундый ук хәл булган.

«Яшәүче пар мәче алган, һәм алар яшәгән ярты ел эчендә ул бөтен диванны тырнап бетергән иде. Башта алар, имеш, хайваннар булмаска тиеш, дигән пункт турында онытканнар, аннары барыбер яңа диван сатып алдылар, ә искесен үзләренә алып киттеләр», – дип сөйли фатирын арендага биреп торучы.

Алсу Насыйрова да фатирын арендага биреп тора, һәм бер яшь пар аңа шактый гына проблемалар тудырган.

«Ванна бүлмәсендәге торба шартлап, күршеләрне су баскан. Аны үз хисабыма алмаштырттым, ләкин күршеләргә килгән зыянны кем капларга тиешлеге турында сорау туды. Арендага алучылар, имеш, бернәрсә дә түләмәячәкләр, чөнки бу аларның фатиры да, торбалары да түгел. Ләкин бит анда алар яшәде һәм торбаларны да алар карап торырга тиеш иде. Торбалардан күптән тамчы тамып торган булган. Аларның моны күреп, миңа бернәрсә дә әйтмәүләренә ачуым килде, мин шунда ук сантехник чакырткан булыр идем. Авырлыклар белән булса да, күршеләргә килгән зыян өчен компенсациянең бер өлешен алардан ала алдым», – дип сөйләде Алсу.

Юрист киңәшләре

Риелтор Андрей Акифьев сүзләренчә, иң еш нәкъ менә шундый конфликтлар чыга. Хуҗа һәм яшәүчеләр кранны, көнкүреш техникасын кем төзәтергә тиешлеген хәл итә алмыйлар.

«Яшәүчеләр «техника яки торбалар искерү сәбәпле ватыла» дисә, хуҗалар «дөрес кулланылмаганнан» ди. Эшләр кайвакыт судка кадәр барып җитә», – ди Андрей.

Казаннан адвокат Айдар Сафиуллин, арендага бирүчеләр һәм арендага алучылар арасындагы конфликтлы хәлләр гадәттә торак хокуклары төшенчәсенә төрле карашлар аркасында килеп чыга, дип аңлата.

«Иртән иртүк торакны тикшерергә килгән фатир хуҗалары да, милекне бозучы арендалап торучылар да ялгыш булырга мөмкин. Һәрвакыт аренда килешүе төзергә һәм анда барлык шартларны, шул исәптән килеп-китү регламентын һәм фатир белән бергә тапшырыла торган мөлкәтнең саклануы өчен җаваплылыкны җентекләп язарга кирәк. Шулай ук килешүдә фатирда булган әйберләр исемлеген һәм аларның торышын санап чыгарга кирәк».

Андрей Акифьев фикеренчә, күпләр экономия максатыннан килешү төзергә теләми.

«Фатир хуҗалары, гадәттә, торакны арендага бирүдән кергән керем салымнарын түләргә теләми, ә арендага алучы, иртәрәк чыгып китсә, «неустойка» түләмәячәкмен дип өметләнә. Әмма нәкъ менә шундый очракларда конфликтлар ешрак була, һәм ике як та тагын да күбрәк югалта.

«Челнинские известия»дән тәрҗемә ителде. Авторы: Алексей Першин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100