news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәнге нинди билгеләр яман шеш турында кисәтә?

news_top
Иртәнге нинди билгеләр яман шеш турында кисәтә?
"Татар-информ" архивы, Салават Камалетдинов

Табиблар иртән организмдагы чагыла торган билгеләрнең яман шеш турында кисәтүен искәртте. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Аеруча лейкемия – ак кан тәнчекләре яман шеше – билгеләре иртән сиздерә.

Сан-Францискодагы Калифорния университетының сәламәтлекне саклау факультеты табиблары фикеренчә, йокыдан уянганда энергиялелекнең кисәк кенә үзгәрүе, йокы дәвамлылыгына карамастан хәлсезлек хисе аеруча куркыныч билге була. Лейкемия вакытында иртәнге хәлсезлектән тыш, тән төсе аксыл булу, арыган кыяфәт, тәндә күгәргән урыннар барлыкка килү, кан агу (борыннан, теш казналыгыннан) күзәтелергә мөмкин.

Мондый симптомнар сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез.

Табиблар искәрткәнчә, лейкемия еш кына агрессив үсә торган миелобласт лейкоз формасына керергә мөмкин. Ракның мондый тибы барлыкка килү куркынычы 50 яшьтән соң арта. Тәмәке тарту – бу авыру барлыкка килүнең сәбәпчесе булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар