«Иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәте бөтен дөньядан һәм андагы һәр нәрсәдән хәерлерәк» – Буаның «Әниләр» мәчете сәхифәсендә шул хакта аңлаталар.
Бу сүзләр белән Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм иртәнге намаз сөннәтенең дәрәҗәсен күрсәтә. Дөньядагы барлык мал-дөнья, байлык, затлы әйберләр, хәтта бөтен Җир шары да бу ике рәкәгать намаз янында берни дә түгел.
Ул фарыз намазга кадәр укыла. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм иртәнге намазның сөннәтен һәрвакыт, хәтта сәфәрдә дә, калдырмаган.
Беренче рәкәгатьтә: «Фатиха»дан соң «Кәфирун» сүрәсе (109), икенче рәкәгатьтә: «Фатиха»дан соң «Ихлас» сүрәсе (112) укысаң хәерле, диелә әлеге текстта.