Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?

news_top_970_100
Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында иртәнге намаздан соң кыла торган дога турында аңлатты.

Иртәнге намаздан соң Расүлебез нинди дога кылган?

– Өмме Сәләмә радыяллаһу ганһә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иртәнге намазны укып сәлам бирү сүзләрен («әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ» дип) әйткәннән соң, болай дигәнен риваять иткән:

Укылышы: «Аллааһүммә иннии әсьәлүкә гыйльмән нәәфиган вә ризкан таййибән вә гамәлән мутәкаббәлән».

Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, мин Синнән файда китерә торган гыйлем, хәерле ризык һәм кабул була торган гамәлләр сорыйм». (Ибне Мәҗе)

Ил-көннәребез имин, күкләребез якты, күңелләребез тыныч, ниятләребез дөрес булса иде. Раббым тынычлык, саулык-сәламәтлек насыйп итеп, безләрне иман байлыгы белән зиннәтләсә иде! дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100