news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәнге ашны ашаргамы, интерваль ач тору файдалымы?

news_top
Иртәнге ашны ашаргамы, интерваль ач тору файдалымы?
Фото: © «Татар-информ»

Бүгенге көндә россиялеләр арасында иртәнге аштан баш тарту буенча яңа тренд тарала. Фуд-блогерлар өйрәтүенчә, «сәламәт яшәү рәвеше» белән яшәргә теләгән һәркем тормышына әлеге файдалы гадәтне кертергә тиеш. Ләкин кайберәүләр, шул исәптән галимнәр, әлеге теория белән килешми. Шулай итеп, иртәне нәрсәдән башларга кирәк икәнен «Рен-ТВ» хәбәрчесе ачыклаган.

Кытай галимнәре тикшеренү уздырган һәм, кан агышы тизлеген һәм йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлеген саклау өчен, көн саен иртәнге аш ашарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән.

Шул ук вакытта диетологлар һәм нутрициологлар бергәлеге әле һаман иртәнге аш ашау темасына карата төгәл фикерен әйтә алмый. Көн саен яңалык – иртәнге ашны әле үзгәртәләр, әле күчерәләр, әле бөтенләй ашамаска кушалар.

Фуд-блогерлар исә иртәнге аш ашау гадәтен бетерергә чакыра. Йоклаган вакытта кеше ач тора, аның организмы яңара, аутофагия процессы (күзәнәкләрнең бөтен артык нәрсәләрдән чистаруы) башлана, дип аңлата алар моны. Уянганнан соң шундук иртәнге аш ашаган очракта, тернәкләнү процессы өзелә.

«Ач булмасагыз – ашамагыз. Мөмкин кадәр озаграк ашамыйча йөрегез, ә аннары, мәсәлән, төш вакытында ашагыз. Бу – сезнең беренче ризык булырга мөмкин. Сез үзегезне күпкә яхшырак хис итәчәксез», – ди туклану системасы һәм интерваль ач тору буенча эксперт.

Тагын бер модалы тренд – интерваль ач тору. Бу очракта бер ашау белән киләсе ашау арасындагы паузалар озыная, нәтиҗәдә, иртәнге аш гомумән юкка чыга.

«Бавырдагы май авыруы, артык тән авырлыгы, шикәр диабеты һәм матдәләр алмашы бозылуга бәйле башка чирләре булган кешеләр өчен интерваль ач тору бераз дәвалау эффектына ия булырга мөмкин. Сәламәт кеше өчен исә интерваль ач торуның бернинди дә файдасы юк», – дип сөйләде гастроэнтеролог Сергей Вялов.

«Идеаль меню» эзләүчеләр кулланып карый торган тагын бер ысул – ваклап туклану. Бу – кечкенә порцияләр белән көненә 5-6 тапкыр ашау. Иртәнге аш ашау мәҗбүри.

«Бу ысул тагын кемнәргә туры килә? Мәсәлән, аксымны тиешле күләмдә ашарга тырышучы спортчылар өчен», – ди диетолог һәм нутрициолог Ирина Писарева.

«Кешеләрнең күбесенә иртәнге аш кирәк. Ләкин, шул ук вакытта, иртән ашамый торган кешеләр дә бар. Алар азрак. Мондый кешеләр, гадәттә, үзен иртәнге ашсыз яхшы хис итүе турында әйтә. Ләкин бу – бөтен кешегә дә туры килә дигән сүз түгел», – дип аңлата дәвалау туклануы клиникасы баш табибы Зайнудин Зайнудинов.

Кытай галимнәренең тикшеренүе нәтиҗәләренә караганда, иртәнге аш ашамаган очракта симерү куркынычы арта, йөрәк белән проблемалар килеп чыга.

Бөек полководец Суворовның сүзләре буларак танылган, «иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны дустың белән бүлеш, ә кичке ашны дошманыңа бир» дигән әйтем бар. 10 ел элек легендар кардиохирург Лео Бокерия бу сүзләрне бөтенләй икенче төрле итеп әйләндерде һәм кешеләрне шаккатырды. «Иртәнге ашны дошманыңа бир, төшке ашны капкалап ал, кич белән яхшылап аша, ә аннары физкультура яса», – дип белдерде Бокерия.

Элек иртәнге аш иртәнге вакытта ашау белән генә ассоциацияләнә иде. Хәзер исә бу – тулы бер индустриягә әйләнеп бара. Бик күп кафе һәм рестораннарда иртәнге ашларга иртәннән кичкә кадәр заказ бирергә була.

Универсаль формула юк. Кемгәдер иртәнге аш ашау көне буена көч бирә. Икенчеләргә интерваль ач тору күбрәк ошый. Өченчеләр үзе өчен ваклап туклану ысулын сайлый. Иң мөһиме – блогерларны түгел, ә үз организмыңны тыңлау, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар