Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәнге ашка ләвәшле йомырка тәбәсе

news_top_970_100
Иртәнге ашка ләвәшле йомырка тәбәсе
Фото: © Гөлүзә Василова

Иртәнге ашка ләвәшле йомырка тәбәсе пешерергә була. Моның өчен түгәрәк ләвәш һәм аның зурлыгында таба сайларга кирәк. Таба зуррак булган очракта эчлек агып чыгачак.

Табаны үсемлек мае белән майларга, ләвәшне җәяргә, өстенә вак итеп туралган суган, помидор салырга. Аерым савытта 3 йомырка, яшеллек (укроп, петрушка), тоз, борыч салып болгатырга һәм ләвәш өстенә салырга, эчлек өстенә сыр уарга һәм икенче ләвәш белән ябып куярга. Ләвәшнең асты кызгач, җайлап кына әйләндерергә һәм, табаның капкачын ябып, сүрән утта 4-5 минут тотарга.

Ләвәшле тәбәне зур тәлинкәгә алырга һәм үзегез теләгән зурлыктагы кисәкләргә бүләргә.

Тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100