Иртән - трактор, кич - хештеглар: Татарстандагы авыл блогерлары интернетны яулый

Физик хезмәттән читләшеп беткән шәһәр кешеләре генә түгел, ә авыл хезмәтчәннәре дә интернетта халыкның игътибарын җәлеп итә ала. Бер тапкыр да авылда булмаган яшьләрне, чит ил курортларында төшерелгән репортажларга караганда, ихлас тарихлар, авыл манзаралары төшерелгән видеолар ныграк җәлеп итә. Авыл блогерлары рейтингларының бөтен ил буенча үсә һәм монда Татарстанда да искәрмә түгел. Авыл блогерлары турында "Республика Татарстан" газетасы яза.
Кама Тамагында яшәүче фермер Айрат Җәләлетдинов 2016 елда республикада беренче булып сәнәгать масштабларында виноград үстерә башлагач Татарстанның авыл хуҗалыгы тарихына керде. Бөтен эшне нульдән башлап, ул республикадагы катлаулы климатик шартларда виноград үстерүне үзләштерә һәм чын мәгънәсендә виноград империясе төзи. Эшмәкәрлек белән беррәттән Айрат тормышын да яңа биттән башлый – ул Ульяновск шәһәреннән Кама Тамагына гаиләсе белән күченә.
Эше тыгыз булса да, «Кама винограднигы» башлыгы социаль челтәрләрдә дә үз сәхифәсен актив алып бара, шулай ук телеграм-каналында да меңләгән язылучысы бар. Анда ул виноград үстерү серләре белән уртаклаша, хуҗалыктагы көнкүрешне күрсәтә, казанышлары турында сөйли, шәхси тормышындагы мизгелләр белән дә теләп уртаклаша.
Апас районының Дәвеш авылында яшәүче Наилә Әхмәдиева җирдә эшләү акча чыганагы гына түгел – тирән канәгатьлек хисе алу урыны да. Ул ире белән бергә башкаладан авылга күченеп кайта һәм яшелчә үстерә башлый. Ире вафат булгач, ферма мәшәкатьләре дә, өч баласын тәрбияләү дә Наиләнең җилкәсенә өелеп кала. Әмма, билгеле булганча, хатын-кыз җилкәсе бар нәрсәне дә күтәрә ала!
Социаль челтәрләрендә Наилә басуда яшь укроп үсентеләренең ничек үсүен, сыерчыкларның оя коруын хатын-кызларча йомшаклык белән күрсәтсә, төрле сугару ысулларының өстенлеген һәм җитешсез якларын ирләрчә булдыклылык белән күрсәтә.
Ләйсән Хаматдинова ире белән бергә Казаннан Кукмара районының Аш-Буҗи авылына сигез ел элек күченеп кайткан, әмма авыл тормышын романтикларча кабул итүдән туктамый. Ул авылның авыр хезмәт һәм ниндидер уңайсыз җир булуы турында уйдырмаларны юкка чыгара һәм авыл тормышының уңайлы, кызыклы һәм тулы булуын – аның шәһәрдән бер ягы белән дә ким булмавын күрсәтә.
Блогерга вайннар аеруча популярлык китерде. Ул әлеге кыска, көлкеле видеоларда үзирония кулланып, авыл тормышының төрле якларын күрсәтә. Аның контенты беркайчан авылда яшәмәгән кешеләрне дә, бу роликларда үзен таный торган авыл кешесен дә җәлеп итә.
Авыл блогерлары арасында бервакытта да авылдан зур шәһәрләргә китмәгән, әмма ияләнгән көнкүрешне кабул итүнең сафлыгын югалтмаган кешеләр дә бар.
Тәтеш районының Әтрәч авылында яшәүче ирле-хатынлы Мәрзия һәм Васыйл Юнысовлар зур ферма гына түгел, ә авыл тормышының тулы бер фәлсәфәсен төзегән. Аларның хуҗалыгында үгезләр, сыерлар, йорт куяннары, үрдәк-тавык һәм башка терлек бар. Юнысовлар берничә социаль челтәрне актив алып бара, шулай ук TikTok челтәрендә дә үз тормышларыннан һәм мал-туарларының тормышыннан кызыклы мизгелләрне видеога төшереп, яшьләр аудиториясен уңышлы яулап килә,
Кукмара районының «Вахит» авыл хуҗалыгы кооперативында торакторчы булып эшләүче 47 яшьлек Василий Иванов интернетка авыл тормышы турында видеолар урнаштыра һәм аларны меңләгән кеше карый.
Постлар урнаштырырга һәм хештеглар куярга Василийны хатыны Алисә өйрәткән. Аңа популярлык шундук, дөрес, көтелмәгән хәл аркасында килә. Яңа башлап килүче блогер эфирда бер сүзне ялгыш әйтә һәм интернеттагы аудитория бу ялгышлыкка мизгел эчендә игътибар итә. Василий язылучыларына механизаторның эш көне турында сөйли, шулай ук бәхетле гаилә тормышы серләрен дә уртаклаша, аның гадилеге һәм ихлас булуы аудиторияне җәлеп итә.
Шул ук Кукмара районында яшәүче Айгөл Сәмигуллина интернет-киңлектә үз урынын ныклы алып тора.
26 яшьлек Айгөл – биш бала әнисе! Аның сәхифәсендә хуҗалыктагы эшләрне җиңеләйтү, балаларны хезмәткә өйрәтү, гап-гади азык-төлектән тәмле ризыклар пешерү һәм шул ук вакытта зифа буй-сынны саклап калу өчен киңәшләр күп.
Гомумән, Кукмара районында авыл блогерлыгы үсештә.
Мондагы Вахит авылында тагын бер танылган блогер – Тәнзилә Идиятуллина яши.
Аның блогер булып китү тарихы үзен танытырга теләгәннән түгел, ә туган ягын һәм үзе 30 елга якын сыер савучы булып эшләгән Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасын таныту теләгеннән башлана. Хәзер бу заманча мегаферма һәм Тәнзилә ханым пенсиягә чыкса да, андагы көндәлек хезмәт, казанышлары турында сөйли. Мәсәлән, оешманың үз хезмәткәрләре өчен төзегән йортларын күрсәтә һәм шулай итеп, үз сәхифәсенә яңа язылучылар гына түгел, ә оешмага яңа хезмәткәрләр дә җәлеп итә. Хуҗалык җитәкчелеге блогер ханымга зур ихтирам белән карый, чөнки кадрлар мәсьәләсе авылдагы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.