news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртән нинди ризыклар ашау сәламәтлек өчен зыянлы?

news_top

Иртәнге ашта алынган энергия когнитив функцияләрне яхшырта, авырлыкны һәм аппетитны контрольдә тотарга ярдәм итә, метаболизмны эшләтеп җибәрә, кандагы шикәрне тотрыклы тота. Бу – тикшеренүләр белән дәлилләнгән, дип белдергән медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, гепатолог Сергей Вялов. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әмма болар барысы да, кагыйдә буларак, 2 сәбәп аркасында бозылырга мөмкин. Азык-төлекне дөрес сайламау һәм иртәнге ашны көчләп ашау сәламәтлек өчен файдалы түгел.

Татлы ярма кисәкләре, камыр ризыклары, татлы йогыртлар, шикәр яки бал белән мюсли, джем яки шоколад пастасы белән ак икмәк – иртәнге аш өчен иң начар вариантлар. Алар канда шикәрнең кискен артуына китерә. Ашказаны асты бизе, шикәр артуга җавап итеп, бик күп инсулин бүлеп чыгара башлый, бу – аның эшчәнлегенә йөкләнеш бирә. «Көчләп ашау» гормоннар белән көйләнә торган ачлык һәм туклык сигналларын боза, ди табиб.

Сергей Вялов сүзләренчә, әгәр сез ачлык хисе белән уянгансыз икән, иртәнге ашны ашау файдалы. Катлаулы углеводлар, аксым, файдалы майлар, клетчатка – иң сәламәт җыелма.

«Әгәр сез уянганнан соң ашарга теләмисез икән, беренче ашауны соңракка күчерергә мөмкин», – дигән табиб.

Ул искәрткәнчә, пакетланган соклардан баш тарту яхшырак. Аларда клетчаткада юк.

«Бу – витаминлы татлы су. Әфлисун согында коладагы кадәр шикәр бар», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар