Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртән мин планнар корам, ә көндез ахмаклыклар эшлим» – «Чаян» журналыннан мәзәкләр

news_top_970_100
«Иртән мин планнар корам, ә көндез ахмаклыклар эшлим» – «Чаян» журналыннан мәзәкләр
"Чаян" журналыннан

Карт Алтын Балык тоткан да, тегесе аннан кеше тавышы белән сораган:

– Сиңа нәрсә кирәк, бабакай?

– Мин Пушкинны укыдым, беләм аның ахырын! Иң беренче итеп, миңа яңа хатын кирәк булыр!

● ● ●

5 ел кече эшмәкәр буларак эшләдем. Трактор кебек җир сөрдем.

Миннән шәп файдаландылар: янгын сүндерүчеләр, түрәләр, салым салучылар, таможенниклар, хәтта санэпидемстанция дә. Мин генә бернинди файда күрмәдем.

● ● ●

Хатыны – иренә:

– Менә әйтәләр, ирләр хатын-кызларга караганда акыллырак, дип. Ә безнең аерма бар: мәктәптә дә сиңа караганда яхшырак укыдым, университетта да, минем IQ югарырак, мин күбрәк акча эшлим... Нәрсә әйтерсең, йә?

– Шуңа карамастан, мин акыллырак, чөнки сиңа өйләнүем уңышлы булып чыкты.

● ● ●

Кайчагында, «бөке»дә утырганда, могҗиза ясап куясы килә: «Кредитка алынган машиналарның барысын да алып атасы иде», – дип. Һәм, асфальтка утырып, буш юл өстенә карыйсы килә...

● ● ●

Улы дәрес әзерли.

– Әти, булыш әле уртак бүлүчене табарга.

– Моны табу кыен, улым, аны мин мәктәптә укыганнан бирле хәзергә хәтле эзлиләр.

● ● ●

Безнең дарулар хәзер шундый, аларны әйтеп сүгенерә була:

– Син – Вольтарен!

– Үзеңә кара, Имудон!

 

Юкка әйтмәсләр 

Вакыт – иң шәп мөгаллим, ләкин кызганыч, ул укучыларның гомерен ала.

Чын ахмак ахмаклыклар сөйләүче түгел, ә аларны сөйләвен үзе аңламаучы.

Мин кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә, чөнки алардан бер яхшы нәрсә дә көтмим.

Иртән мин планнар корам, ә көндез ахмаклыклар эшлим.

Азатлык бирүчеләр күп, ләкин ирекле кешеләр бик аз. 

Беркайчан да ялгышмый торган кешеләр, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр.

Хатыннар аз сүзле ирләрне ярата, чөнки алар ирләрне үзләрен тыңлый дип уйлыйлар.

 

Юл шаяртулары

Рульдә утырам һәм гаҗәпләнәм – бу җәяүлеләр бигрәк аңгыра инде! Җәяү барам һәм ачуым кайный – бу машина йөртүчеләр нинди оятсыз!

Хатыным машинаны миннән шәбрәк йөртә! Мин кул тормозын җибәрергә онытканда кузгалып китә алмыйм, ә ул көне буе шулай йөргән.

Ничек итеп түләүсез генә машинаңа тулы диагностика ясарга? Автомобильләр базарында алыпсатарлар янына килеп туктарга һәм үз машинаңны тәкъдим итәргә.

Ахмак йөртүче кыйммәтле машиналардан курка, акыллысы – «блатной» номерлардан, ә тәҗрибәлесе – бары тик маршрут автобусларыннан.

Рульдәге хатын – күктәге йолдыз кебек, син аны күрәсең, ә ул сине – юк.

 

Убырлы хатын (Рәдиф Сәгъди)

Бакчага төштем исә хатын черки кебек канны эчә: «Нигә өйгә мич чыгармыйсың, нигә кешенеке кебек унитазлы туалетыбыз юк? Шуларны эшләтүдән ирлегеңә зыян килмидер бит?» – дип, тынгылык бирми.

Их, теге Пушкин әкиятендәге кебек, Алтын Балыкка гына ниятеңне әйтеп, хыялларыңны тормышка ашырып булса икән дә... Шулай да ашау-эчүне, кием-салым алуларны кысып, мич тә чыгарттым, туалетны да сулы иттем. Кая ул, минем хатыннанмы, ишетерсең, ди, бер рәхмәт сүзе! «Әллә кайчан эшләп куйган булыр идең бу нәрсәләрне, йөрисең шунда муеныңны сузып», – дип, әйтәсе бөтен рәхмәтен әйтеп бетерде.

Кич белән, кемнән күреп кайткандыр: «Әнә теге аллеядагы Наташалар летний домик та салганнар, барбекюлары да төтен чыгарып эшләп тора. Ә безнең... Йөрисең инде шунда ир исеме күтәреп», – дип, тагын мырлый башлады. Ачу чыкты, малай... Шулай да пенсионер әнидән, энекәштән акча юнәтеп, башкарып чыктым мин бу эшне. Рәхмәтнеме?! Ишетерсең, бар! Бер атна да үтмәде: «Эшләткән-эшләткән шунда бассейн белән душ та җиткереп куйсаң, сәламәтлегеңә зыян килмәгән булыр иде, йөрисең шунда ачуны китереп, ир исеме күтәреп», – димәсенме! Гарьлегемнән җир тишегенә кереп китәрдәй булдым! Бер ай да үтмәде, хатынның тагын үз туксаны – туксан. «Шуның хәтле бурычлар җыеп, ашау-эчүне кысып, дача төзеп ятканчы, шул акчаларны коттедж төзергә тоткан булсаң, үз өебездә рәхәтләнеп яшәр идек», – ди. Ачуымны эчемә җыеп, кул селтәдем дә төшеп киттем Идел буена. Кеше-кара күренмәгәч, хисләремә ирек биреп, кычкырып-кычкырып еладым, малай. Үзем елыйм, үзем ялварам: «Сихри көчкә ия Алтын Балык, нишләп әкиятләрдә генә бар соң син, нишләп чынбарлыкта юк?!» – дип улыйм. Ул да түгел, колакка бер тавыш килә: «Сат син ул бакчаңны, сат, бөтен кайгыларыңнан котылырсың», – ди. Су өстендә кара җәен балыгы уйнап алды да койрыгын болгап суга чумды. Әллә чынлап булдымы, әллә күзгә генә күрендеме бу хәл, шулай да, хатынга сиздермичә, бакчаны яхшы гына бәягә сатып җибәрдем.

Ну, малай, гомер буе җыелган үчемне алдым убырлы хатынымнан! Әле тегенең бакчаның сатуын белгәннән соң чыккан җен ачуларын күрер өчен, миллионнан артык акчаны кулына кайтарып тоттырдым. Үзем, тегеңә ничек тәэсир итәр икән, дип күзәтәм. «Бик яхшы эшләгәнсең, синең кебек ирлеге чамалы булган ирләргә нәрсәгә инде ул дача?!» – димәсенме. 1 ай да үтмәде, кичкырын хатын мине кухняга чәй эчәргә чакырып алды. Берүзе генә чәй чөмерергә яраткан бичәнең шулай үз янына чакырып алуы бик сәер тоелды миңа. «Менә нәрсә, иркәем, теге акчага мин Константиновкадан 10 сутый җир сатып алдым. Йорт салу – инде синең проблема. Кеше алдында хет ир заты булып күренерсең, әйдә, селкенә башла иртәгедән үк», – димәсенме. Шунда мин аңымны югалтып идәнгә ауганмын.

Менә, малай, эләксә дә эләкте инде миңа хатынның чын убыры!

 

Сакал маҗарасы (Дамир Мортазин)

Сакал үстерү хәзер модада. Шәһәребездә моның бик тә уңышлы керем кертергә мөмкин икәнлегенә төшенгән «акыллы» кешеләр «Ел сакалы» дигән конкурс оештырырга булганнар. Бу мине дә кызыксындырды. Чөнки шундый куе сакалың була торып, ничек катнашмыйсың инде. Конкурс комиссиясендәге чибәркәй миңа:

– Сез нотариустан сакалыгызның үзегезнеке икәнен белдергән белешмә алып килергә тиешсез. Конкурс шартлары шундый таләпләр куя, бәлки, ул ябыштырып куелгандыр, – диде.

– Ә сез тартып карагыз, аннан ышанырсыз, – дип тәкъдим иттем мин аңа.

– Монысы минем вәкаләтләргә керми! – диде ул, сүземне кырт кисеп.

Берни эшләп булмый, нотариуска киттем. Минем сәер үтенечемне тыңлап, уйга калды хезмәткәр:

– Эш дәверемдә мондый сорау белән миңа берәү дә мөрәҗәгать иткәне юк иде. Колегаларым нәрсә әйтер ишеткәч, әгәр бу гаризагызны тамгалап куйсам – көләчәкләр бит! Ә абруй саклау – безнең эштә иң әһәмиятлесе...

– Нишләргә соң миңа?

– Кайда эшлисез, шуннан алыгыз кирәкле справкагызны. Сезне бит анда яхшырак беләләр, – дип киңәш бирде нотариус.

Оешмабызның директоры, минем нәрсә сорап килүемне ишеткәч, бармагын чигәсенә куеп бөтереп алды һәм премиядән коры калачагым белән куркытты, теләсә-нинди юк-бар табып, эштән арынып йөрүемне белгәч.

ТСЖ рәисенә барып карыйм әле, дип уйладым, ул каршы килмәс.

Рәис иң элек фатирга түләү бурычларын карады, тапмады гаеп.

– Гариза языгыз, – дигәч, шатланып куйдым. – Подъездда яшәүчеләрегез кул куйсыннар, ягъни сакалыгыз үзегезнеке икәнен белдереп. Сиңа справка бирү өчен ул нигез булып тора...

Иң беренче булып мин яшь кенә күршемә кердем, аның миңа блогермы шунда, хакермы икәнен әйткәннәр иде.

– Уйлап та тормыйм, ни кирәк шуңа кул куям! – диде ул, колагындагы наушнигын салмыйча. – Ләкин кул – кулны, ике кул битне юа: сез миңа 100 лайк һәм 50 пост куярга бурычлы...

Мин каршы килдем, чөнки бу мәсьәләдә бернәрсә дә аңламыйм, киттем икенче күршемә. Анысы минем үтенечемне тыңлады да күңелсезләнде.

– Әлбәттә, мин сине күптән беләм. Син – яхшы күрше, тыныч... Берничә мәртәбә тоз сорагач та каршы килмәдең... Хәлемә кер, кул куя алмыйм. Бәлки, синең сакалың чын түгелдер, мин бит ялганчы шаһитка әйләнәм, ә минем балалар, кредитлар...

Минем каушап калганны күргәч, ул тәкъдим кертте:

– Хатынның «Матурлык салоны»нда танышы бар. Мыеклар, сакаллар, борыннар, иреннәр – алар юнәлеше... – һәм телефоннарын бирде.

Салонда мине туганнары кебек каршы алдылар. Сакалыма бөтен яклап анализ ясарга, аннан соң аның чыннан да үземнеке икәнен акларга һәм шул турыда сертификат бирергә булдылар. Әле скидка да эшләделәр. Акчалар түләгәч, мине медицина креслосына утырттылар.

– Барысы да әйбәт үтсен өчен – кымшанмагыз, – дип кисәттеләр дә.

Тиз генә сакалымны сабынлап алдылар да, ике генә селтәнеп, кырып та аттылар.

– Лабораториягә бирербез, – дигән сүзләрен ишетеп калдым мин, төш күргән кебек кенә.

– Бирмәсәгез дә була... – дип ухылдап куйдым. – Болай булгач, сакалымны күрмәгән кебек, конкурсны да күрмәячәкмен…

 

Ике банячы (Кирам Сатиев)

«Татар баянчылары» исемле китапка мәгълүматлар җыю белән мәшгульмен. Бардым район үзәгенә, район башлыгының кабул итү бүлмәсенә кердем. Гәзиттә эшли, дигән кызыл тышлы дүкәминтемне башлыкның сәркатибенә күрсәттем. Ул: «Ждите, я по-татарски читать не умею», – диде. Көтәм. Күп тә үтмәде, кечерәк дәрәҗәдәге бер җитәкче мине башлыкның аш-су хәзерләнгән бүлмәсенә алып кереп тә китте. Ягымлы йөз, якты чырай: «Ашагыз, эчегез, рәхим итегез», – кебек сүзләрне тезеп китте бу. Ә миңа нәрсә... Юлдан ачыгып килгән. Сыпыртам гына кече түрә белән бер табактан. Тамак тук, өс бөтен.

Шулчак ике район башлыгы кайтып төште дә туп-туры безнең бүлмәгә килеп керде. Берсе шундук миңа эндәште: «Сәлам, якташ. Нинди җилләр ташлады? Сине күрүемә мин бик шат. Йә, сөйлә, ни йомыш?» – диде. Шулвакыт, кулларын сөртә-сөртә, чын журналист пәйда булды. «Әйе, – диде каләм остасы, – ул сезгә баянчы-гармунчы буларак түгел, ә журналист буларак килде. Китап өчен материал әзерли. Бергә эшлибез».

Шуннан соң башлык: «Без аны оста музыкант итеп күрергә күнеккән, кайда баян?» – диде. Тиз генә таптылар, уйнашып, җырлашып утырдык... Җыр тынган арада мәзәкләр дә сөйләнелде, акыллы фикерләр дә әйтелде. «Күршең яхшы булса, әйбәт», – диде хуҗа. «Ә нигә?» – диде икенчесе. «Беренчедән, сорап керми; икенчедән, аңардан үзең алып тора аласың».

Киткәндә шунысы ачыкланды: баксаң, районда башкаладан чыннан да журналист көткәннәр икән. Һәм мин... очраклы рәвештә (кирәк бит!) шундый ук дүкәминт белән, шул ук гәзиттән, шул ук вакытта (!) барып кергәнмен. Нәкъ әкияттәгечә! Туры килүен кара син аның! …

Соңыннан безне зурлап башкалага озаттылар. Юл буе язмышыма рәхмәт укып кайттым. Язу-сызу эшенә кереп китүем дә шуннан башланды...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100