Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртән М-12 юлында авариядә ана белән бала үлгән, 10 кеше имгәнгән

news_top_970_100
Иртән М-12 юлында авариядә ана белән бала үлгән, 10 кеше имгәнгән
Фото: Мәскәү өлкәсе прокуратурасы, https://t.me/mosoblproc

Кичә иртәнге 8 сәгать тирәсендә Мәскәү өлкәсендә авариядә хатын-кыз һәм бала һәлак булган. Якынча белешмә буенча, тагын 10 кеше имгәнгән. Бу турыда Мәскәү өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига М-12 трассасында була. Биредә берничә машина бәрелешә. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, микроавтобус йөртүчесен тоткарлаганнар. Биредә «Mercedes-Benz Sprinter 2» микроавтобусы «Lada Largus» машинасына, аннары «Audi» машинасына бәрелгән. Авариядә 2 кеше урында ук үлгән. 8 кешене хастаханәгә илткәннәр, диелә.

https://kazanfirst.ru белешмәсе буенча, һәлак булучылар ана белән аның 9 яшьлек баласы булган. Авариядән соң хатын әле исән була, аннан кан ага, үзе узып баручылардан баласын коткаруны сорый. Малайны салоннан атасы тартып чыгарган, ләкин коткара алмаган. Әни кеше «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән. Микроавтобуста тагын 3 бала булган. Алар хастаханәдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100