Табиб-терапевт Елена Климовская иртән йокыдан җиңел уяну өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Челнинксие известия» яза.
«Будильникны карават янына куймагыз, ераккарак кую хәерле. Урын-җирдән торгач ук сезнең кан әйләнеше яхшырачак, шуңа күрә сезгә ваннада җыену яки кофе кайнатып алу җиңелрәк булачак», – ди Елена Климовская.
Будильникны кабат кычкыра торган итеп куймагыз. Бу очракта йокының яңа циклы бозыла, шуңа күрә урыннан тору кыен була. Караңгы да йокыны китерә, йокыдан уянуга ук бүлмәдә табигый яктылык булдырыгыз. Бу организмда йокы гормоны мелатонин эшләп чыгаруны туктата. Беразга тәрәзә ачарга була, саф һава кан йөрешен тизләтергә ярдәм итә.
«Йокыдан уянгач бер стакан җылы су эчегез, ул баш миен активлаштыра, метаболизмны, ашкайнату эшчәнлеген, бөерләр эшен нормальләштерүне тәэмин итә. Ял көннәрендә дә, эш көннәрендә дә бер үк вакытта уяну хәерле. Көненә җидедән сигез сәгатькә кадәр йокларга кирәк, азрак булса кешенең уяулыгы кими», – ди табиб.