news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртән йөгерергә чыккан егетне аю талап үтергән

news_top
Иртән йөгерергә чыккан егетне аю талап үтергән
"Татар-информ" архивы

Италиядә 26 яшьлек егетне аю талап үтергән. Соңгы 150 ел эчендә бу – беренче очрак. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

5 апрельдә иртән Третинода 26 яшьлек Андрей Папи Пеллер тавы тирәли йөгерергә чыккан. Шуннан соң ул әйләнеп кайтмаган. Егет спорт мәктәбен тәмамлаган булган.

Андрей кайтмагач, төш вакытыннан соң, аны сөйгән кызы эзли башлый. Эзләү бригадалары оештыралар. 

6 апрельдә иртән Андрейның мәете табыла. Аның гәүдәсендә яралар күп була. Мәетне яргач, аңа аю һөҗүм итүен раслыйлар. 

Италиядә кешегә аю һөҗүм итү очрагы соңгы тапкыр былтыр мартта теркәлгән. Ул чакта кеше котылып калган. Соңгы 150 ел эчендә илдә кешеләрнең көрән аю белән очрашу очрагы 7 тапкыр теркәлгән. Аларның берсендә дә кешеләр үлмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар