Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртән чүп түгәргә чыккан хатынны сөяркәсе урлап алып киткән

news_top_970_100
Иртән чүп түгәргә чыккан хатынны сөяркәсе урлап алып киткән
https://pixabay.com/

Краснодарда яшәүче 41 яшьлек ир-ат элеккеге сөяркәсеннән аерылырга теләми. Хатын исә аны куа. Шуннан соң сөяркә хатынны саклап тора һәм чүп түгәргә чыккач, урлап алып китә. Фатирына алып кайта һәм шунда бикләп тота. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фатирга кайткач, ир хатынның телефонын һәм ачкычларын тартып ала. Ишекне келәсенә бикли һәм бер тәүлек буена чыгармый. Ул үзе дә өйдә утыра. Сөйгәненең телефонындагы фотоларны актара. Аннары ул хатынның башка ир-ат белән язышкан хатларын таба һәм пычакка ябыша.

Ир сөяркәсенә утызлап тапкыр пычак кадый. Кыйналган һәм яраланган хатынны һәм аны җәзалаучы ир-атны иртә белән табалар. Яраланган хатынның кызы һәм аның гаиләсе бу йортка килә һәм җинаятьчене бәйләп, полиция чакыра.

Ир-ат гаебен таныган. Ул бу хатын белән 2018 елда танышуын, 2019 елдан бергә яши башлауларын әйтә. Аның сүзләренчә, хатын еш кына салгалап йөри, алар гел талашалар. 2020 елда ир командировкага китә һәм әйләнеп кайткач аңа ишек ачучы булмый. Өйдә музыка һәм чит кешеләр тавышы ишетелә. Ир машинада төн куна. Иртән ул хатынның чүп түгәргә чыкканын күреп ала.

Имгәнгән хатын исә башкачарак сөйли. Ул бу ир-ат белән танышуын, аннары шунда ук ир аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясавын әйтә. Хатын кияүгә чыгудан баш тарткан. «Ул көнләште, без гел талашып тордык. Ләкин бер сәбәп тә бирмәдем», - дип сөйли.

Суд 41 яшьлек ир-атны гаепле дип таба һәм ике елга ирегеннән мәхрүм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100