news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртән авыл өендә газ шартлаганнан соң, өч бала ятим калган

news_top
Иртән авыл өендә газ шартлаганнан соң, өч бала ятим калган
Фото: https://06.mchs.gov.ru/

Ингушетиядә Пседах авылында шәхси йортта газ шартлаганнан соң, 3 бала ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига җомга иртәсендә Пседах авылында була. Әлегә шартлау сәбәбе ачыкланмаган.

Гадәттән тыш хәл вакытында өйдә 4 кеше – 10, 13 һәм 15 яшьлек өч бала һәм аларның анасы була. Шартлаудан соң янгын чыкмый, тик хатын-кыз урында үлә. Бер бала реанимациядә, башка балаларның хәле турында белешмә ачыклана.

Прокуратура тикшерү башлаган. Җинаять эше ачу турында әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар