Иртән аппетит булмау – кайбер кешеләр өчен нормаль күренеш. Бу хакта тренер-нутрициолог Юрий Брабечан сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.
Аның сүзләренчә, ач уяну – табигый күренеш, чөнки организмга 8-10 сәгать буе ризык керми, һәм канда шикәр микъдары кими.
«Иртәнге ачлык хисе бавыр һәм инсулин белән проблемалар булу билгесе түгел. Бу очракта җиңел, баланслы, аксымы, углеводлары һәм бераз мае булган иртәнге аш яхшы була. Мондый иртәнге аш энергия бирә һәм кичен артыгын ашамаска булыша», – дип сөйләгән нутрициолог.
Шул ук вакытта иртән аппетит булмау кайбер кешеләр өчен шулай ук норма булып санала, чөнки кайбер кешеләрнең ашкайнату системасы акрынрак эшли. Бу очракта иртәнге ашны бераз соңрак ашарга була. Ачлык хисе булып та, кеше моны санга сукмаган очракларга проблемалар башлана. Шуның аркасында кеше кичен артык күп ашарга мөмкин.
Брабечан организмны тыңларга һәм, аппетит булмаса, иртәнге ашны мәҗбүри ашамаска киңәш итә.