news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иртәм бик үк хәерле түгел» – Марат Яруллин хастаханәгә эләккән

news_top
«Иртәм бик үк хәерле түгел» –  Марат Яруллин хастаханәгә эләккән
Марат Яруллинның шәхси архивыннан

Марат Яруллин авырып киткән. Бу хакта ул телеграм каналында хәбәр итә. Җырчы хастаханәдә ята, аңа капельница куйганнар.

«Иртәм бик үк хәерле түгел әле. Соңгы тапкыр авырганда дәваланып бетмәдем. Чирле килеш эшләп йөрдем. Болар барысы да үз эшен эшләде – батарейкам утырды.

Яңадан башладым. Тулысынча тернәкләнү өчен берничә көн вакытым бар. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», – дип яза ул. 

Телеграм каналын карап баручылар җырчының тизрәк аякка басуын теләгән. «Үзең турында уйла. Берничә көн генә аз, атна буе дәвалан», –  дип яза алар. Маратның  уң кулындагы яңа татуировкасына да игътибар иткәннәр. Җырчы ничә татуировкасы булуын һәм аларның нәрсә аңлатканын «Интертат»ка да сөйләгән иде. 

 

Фото: © Марат Яруллинның телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар