Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иртәгәгә калдырмыйм»: дүртенче стадия яман шеш белән авыручы ханым тарихы

4 февральдә Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Хәзер кешеләр бу диагноздан тере килеш үзләрен күмүдән туктады. Табиблар эшли, ә пациентлар яшәүләрен дәвам итә.

news_top_970_100
«Иртәгәгә калдырмыйм»: дүртенче стадия яман шеш белән авыручы ханым тарихы

«Икенче стадия куйдылар һәм күкрәкне алдылар»

Бүгенге көндә әлеге җиңел булмаган авыруга каршы көрәшергә туры килгән кешеләрнең берсе – Люция Ионова. Аңа 38 яшь һәм анда яман шешнең 4нче стадиясе. Ул үзенең авыруы турында 2009 елда белә, тикшерү вакытында аның күкрәгендә яман шеш табалар. Люция Ионова белән «Казанские ведомости» журналисты Шахерезада Курбанова сөйләшә

«Мин бу сүзләрне ишеткәч шок кичердем, аңымны югалттым диярлек. Дәвалана башладым, химия. 2нче стадия икәнен әйттеләр, күкрәгемне алдылар. Төрле операцияләр кичердем, тегелгән урыннарым ачылу сәбәпле, миңа имплант куйдылар», – дип сөйли ул шул мизгелләр турында.

Люция Ионова 4нче стадиядәге яман шеш белән яши.

Фото:https://kazved.ru/

Хәзер фән алга китте, хәзер авыру турында сөйләшәләр, өйрәнәләр һәм дәвалыйлар. Галимнәр эше нәтиҗәсендә, безнең республикада соңгы 3 елда дәваланган онкологик пациентлар саны 2 тапкыр арткан.

«3 ел эчендә терелгән пациентлар саны икеләтә артты диярлек. Хәзер бездә яман шеш авыруларын ачыклау артты. Быел беренче тапкыр ачыкланган 17 меңнән артык пациент рак реестрына исәпкә куелган. Авырулар санының артуы диагностика хезмәтенең күпкә нәтиҗәлерәк эшли башлавы турында сөйли», – дип белдерде онкодиспансер башлыгы Илгиз Һидиятов.

Безнең герой Люция дә, авыру ачыкланган очракта табибларны тыңларга кирәк, дигән фикердә тора.

«Мин һәрвакыт табибларның сүзен тыңлыйм. Кайберәүләр чебен гөмбәләре төнәтмәләрен эчә, тагын әллә нәрсәләр. Мин болар белән мавыкмыйм», – ди ул.

«Интернетта 5 ел яшәү мөмкинлеге турында әйтелә иде»

2нче стадиядән 4нче стадиягә кадәр киткән яман шеш белән 13 ел көрәшү күпләргә мөмкин түгел кебек. Өстәвенә, Люция матур күренә – чәчләрен гел үзгәртеп тора, эшли һәм 2 бала үстерә. Тик ул үзе һәркемнең организмы төрле булуын һәм күңел тынычлыгына тиз генә ирешә алмавын әйтә.

«Беренче 2 елны мин дә үземне яратмадым, юыну бүлмәсенә кергәндә көзгегә карамый идем, чөнки үземнең кыяфәтем ошамый иде. Ул вакытта Интернетка кереп барысын да укый идек. Анда 5 ел яшәү мөмкинлеге турында әйтелә иде. Ләкин мин бу санны инде 2 тапкыр уздым. Иң яхшы киңәш: Интернетта утырмаска һәм ниндидер сроклар турында мондый мәгълүматны укымаска. Чөнки һәркемнең организмы төрле, мин шулай уйлыйм», – ди әңгәмәдәш.

Люция 13 ел яман шеш белән көрәшә һәм тулы тормыш белән яши.

Фото:https://kazved.ru/

Люциягә бик күп химиотерапия һәм операцияләр кичерергә туры килә. Хәзер ул яңача химия уза, чөнки яңа елга кадәр ясалган химия аңа ярдәм итми башлаган. Ханым, хәзерге яңа буын терапиясе уңай нәтиҗәләр бирер, дип өмет итә.

Әлеге герой сүзләренчә, бүгенге көндә хастаханәләрдә чиратлар, дарулар 1 атнага бирелә. Элек аларны 2 атналык бирәләр иде, һәм чиратлар да азрак иде. Люция бавыр өчен дарулар сатып ала. Бу – айга уртача 20 мең сум тора.

«Ләкин мин аларны үзем сайладым. Мин бушлай бирелә торган аналогларны да эчә алам, ләкин аларның тискәре йогынтылары күп», – дип аңлата ул.

«Барлык авырулар – нервыдан»

Онкодиспансерның баш табибы Илгиз Һидиятов, Татарстанда иң еш тире һәм күкрәк яман шеше авыруларыннан интегүләре турында сөйли. Статистика шуны күрсәтә: хатын-кызларда яман шеш авыруы ир-атларга караганда күбрәк. Ачыкланган яман шеш авырулары арасында беренче урында тире рагы – 14, 2 процент. Күкрәк рагы икенче позицияне алып тора – 12,8 процент, аннан соң эчәк һәм ректаль яман шеш авыруы – 12,7 процент.

«Бу авырулар якынча 40 процентны тәшкил итә, һәм аларны ачыклау өчен иртә диагностикалау технологиясе бар. Хатын-кызларда яман шеш авыруы ир-атларга караганда күбрәк, чөнки ирләр азрак яши. Яман шеш авырулары олы яшьтә арта башлый. Якынча 60 проценты – хатын-кызларга туры килә, ә ир-атлар күп очракта яман шеш авыруларына кадәр яшәми», – дип уртаклаша эксперт.

Бүгенге көндә яман шешне ачыклау өчен иртә диагностикалау технологияләре бар.

Фото:https://kazved.ru/

Әлеге авыруларның кайдан килеп чыгуы әлегә кадәр билгеле түгел. Люция исә «барлык авырулар – нервыдан» дип саный.

«Мин һәркемгә булдыра алган кадәр ярдәм итәм. Минем бу [авыруым] нервылардан дип уйлыйм. Чөнки минем әнием үлде, аннары ярты елдан соң – әтием, кызымда – йөрәк авыруы, һәм боларның барысы да 1 ел эчендә булды да шунда ук 2нче стадиягә китерде. Әйе, нервыларны сакларга кирәк, чөнки барлык авырулар нервылардан», – ди ул.

Сөйләшү вакытында Люция үзенең медицина картасын күрсәтте. Ул чыннан да зур күләмле – бөтен авыру тарихының калынлыгы 5 сантиметрдан ким түгел.

«Бу карточкага карагач, ниләр кичергәнемне аңлыйм».

Фото:https://kazved.ru/

«Бу карточкага карагач, ниләр кичергәнемне аңлыйм. Болар барысы да минем белән түгел, һәм бу минеке түгел кебек. 12 ел элек мин 8 химия курсы, 2,5 ел элек тагын 8 курс алдым. 23нче курс тәмамланды, һәм менә хәзер тагын курс узам. Авыр, кан басымым бик еш 50/70 була, химиотерапия йөрәгемә тәэсир итә, нейропатия була, бавыр да, әлбәттә, шок кичерә», – дип уртаклаша үз хәле белән героиня.

10 елдан соң – 4нче стадия

Люция күчемсез милек агентлыгында эшли, анда ул икенче ел рәттән сату лидеры. Аның фотосы мактау тактасында эленеп тора, әмма анда ул кыска чәч белән. Хәзер аның чәчләре озын, ләкин ул бу чәчләрнең үзенеке түгел икәнен, «үстерелгән» булуын яшерми.

«Мин образларны үзгәртергә яратам», – дип елмая ул.

Бүгенге көндә Люция күчемсез милек агентлыгында эшли.

Фото:https://kazved.ru/

Риэлтор эшен ул яратып башкара, ә менә химиотерапияне кирәкле эш кебек кабул итә.

«Химияне мин «витаминнар» кебек кабул итәм. 1нче төркем инвалидлык белән көне буе аякта яки заводта машина станогы каршында тору кыен булыр иде, чөнки минем сөякләремдә, кабыргаларымда метастазалар барлыкка килгән иде. Мин бер урында озак утыра алмыйм», – ди ханым.

Фото:https://kazved.ru/ 

2009 елда Люциядә онкологиянең 2нче стадиясе була, 10 елдан соң аңа 4нче стадия куела. Ул вакыттагы хис-кичерешләрен ул күз яшьләре белән искә төшерә.

«Беренче өч көн – аңлау, килешмәү, истерика. Сөйләшүдән туктадым. Мин апама гына шалтыраттым, өйдә беркем белән дә аралашмадым, башка якка борылып еладым. Беренче көннәр бик авыр булды. Улымны бакчага җибәрми башладым. Миңа соңгы көннәремдә өйдә булырга кирәк, дип уйладым. Күчемсез милекне балаларга рәсмиләштерә башладым, әмма ул вакыттан 2,5 ел узды инде», – дип сөйли героиня.

«Хастаханәгә бардым, анда бишенче ай йөкле икәнемне белдем»

Люциянең улы тууны табиблар чын могҗиза дип атый. Эш шунда ки, яман шешнең 2нче стадиясендә булганда, аңа ясалма климакс ясый торган дарулар кадыйлар. 2 ел вакыт уза. «Шуннан соң эчемдә нәрсәдер селкенгән кебек булды», – ди Люция.

«Миндә бит ясалма климакс, кайдан? Бу – могҗиза. Хастаханәгә бардым, ә анда – инде бишенче ай йөклелек. Табиблар шаккаттылар. Ничек шулай, мин бит инде карт апа кебек. Табибым, сиңа йөклелекне өзәргә кирәк, чөнки метастазалар сине «ашап бетерергә» мөмкин, диде. Тик, генетик, гинеколог һәм узист документларга кул куймады, бала сәламәт һәм йөклелекне өзү өчен сәбәп юк, диделәр», – дип искә төшерә ханым.

Диагнозга карамастан, Люция сау-сәламәт бала таба.

Фото:https://kazved.ru/

Улына Богдан исемен кушалар. Хатын стимул һәм тормыш мәгънәсен үз балаларында таба.

«Ул Алла тарафыннан бирелгән, бу баланың кайдан килгәне билгесез, ул шундый «кояшлы» бала. Ул миңа яшәргә, көрәшергә этәргеч бирә. Хастаханәдән кәефсез кайтканда да, бу кечкенә могҗиза мине кочаклап ала: «Әни, син нинди матур, мин сине яратам», – ди. Ул вакытта минем бернинди авыруым да калмый, мин сау-сәламәт. Әмма мин артык тынычланып китсәм, алга бара алмыйм. Минем балалар бар. Зәгыйфь булмаска кирәк, ничек кенә авыр булмасын, максатка таба хәрәкәт итәргә кирәк», – дип елмая әңгәмәдәш.

Ул сөйләгәнчә, авыруы аркасында, аның белән аралашудан туктаган кешеләр дә булган. Ләкин, нигездә, аның тирәсендә уңай һәм игелекле дуслары гына бар.

Люция улы Богдан белән.

Фото:https://kazved.ru/

«Күптән түгел миңа акча кирәк булды, бу – хастаханә белән дә бәйле иде. Җитәкчелек команда белән берлектә яхшы гына күләмдә акча җыйды. Рецедив булды, бераз борчылдым, ә танышлар пәйда булгач, бу – югарыдан бер билге, дип уйладым һәм алга атладым», – дип сөйли Люция.

«Моның белән яшәргә мөмкин»

Бүгенге көнгә кадәр яман шеш җәмгыятьтә «пышылдап кына сөйләшә торган» тема булып тора. Аның турында сөйләгәндә, «яман шеш – үлем» дип әйтәләр, гәрчә алай булмаса да. Сәламәтләнүчеләр турында бик күп мисаллар бар.

«Моның белән яшәргә мөмкин. Кайберәүләр 1нче стадиядә үк елый башлый, бирешә. Мин, шәхсән, авыруы 2нче стадиядә булган һәм, химиягә керергә теләмичә, пеләш калудан куркып поезд астына ташланырга әзер булган берәүне беләм. Пеләш калудан куркып химиядән баш тарткан тагын 2 кешене беләм. Ләкин хәзер бик күп париклар бар бит, яулык ябып, бандана бәйләп йөрергә мөмкин. Чәч коела икән, алар бит тагын үсә», – ди ханым.

Люция күп химиотерапия һәм операцияләр кичерә. 

Фото:https://kazved.ru/

Шулай ук геройның 25 ел дәвамында 2нче стадияле рак белән яшәүче күршесе бар, ул ярты ел саен тикшеренергә йөри. Сәламәтләнү авыруның мораль халәтенә һәм кәефенә бик нык бәйле. Әгәр дә ул җиңүгә омтыла икән, барысы да яхшы булачак.

«Үзеңне яратырга кирәк. Үзеңне яратмасаң, беркем дә яратмаячак. Мин моны элек аңламадым, бәя бирмәдем. Хәзер мин моны аңлыйм. Элегрәк нәрсәне дә булса теләсәм, мин аны үземә рөхсәт итмәскә дә мөмкин идем. Хәзер теләгәнемне эшлим. Барырга телим икән – барам. Сатып алырга телим икән – сатып алам. Элеккеге кебек, иртәгәге көнгә калдырмыйм», – ди Люция.

Химиотерапияне дәвам итү өчен, аның барлык хатын-кыз органнарын да алалар, чөнки ул – гормональ, организм функцияләре эшләргә тиеш түгел. Кабыргаларына метастазалар киткән була, кабыргалары уала башлый. Хәзер кабыргаларда метастазалар юк, тик плеврада, күкрәк күзәнәгендә һәм лимфа төеннәрендә бар, күптән түгел аларга операция ясаганнар.

Фото: https://kazved.ru/

«Авыртулар булганда, көчле дарулар эчтем, морфий ясадылар. Сулыш алып булмый, кабыргалар авырта. Бу – куркыныч һәм бала табудан күп тапкырга авыррак. Пешү җәрәхәте кебек, эчтән бөтен нәрсә авырта», – дип искә төшерә ул.

Авыру Люцияне күп нәрсәгә яңача карарга өйрәтә. Элек ул күбрәк үзе турында уйлаган булса, хәзер бик күп кешегә ярдәм итә, киңәш бирә һәм ярдәм төркемнәрендә тора.

«Авырганчы, мин, бәхет ул – шәп машина, Мальдивта ял итү, матур коттедж, дип уйлый идем. Хәзер минем өчен бәхет – гаилә җылысы, сәламәтлек, баш өстендәге түбә, препаратларның һәрвакыт хастаханәдә булуы. Һәркем сәламәт һәм бәхетле булсын», – дип белдерә героиня.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Искиткеч кочле Ханым Аллах ярдэм бирсен баласы бэхетеннэн гомер бирсен.Минем курше хатыны рак печени белэн чирлэде лэкин улэргэ 1 ай кала ойлэренэ 2 Яна диван кыйммэтле остэл алып куйды.узем шул вакытта тоже бик гэжэплэндем инде.
  • 8 февраль 2023
    Исемсез
    Аллаһ кодрәте дә хикмәтларе дә чиксез
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100