1 апрельдә бонус-малус коэффициенты (КБМ) — автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы бәясенә йогынты ясаучы күрсәткечләрнең берсе — автоматик рәвештә яңадан исәпләнәчәк. Авариядә гаепле булган йөртүчеләр өчен ул артачак, ә авариясез йөрүчеләр өчен кими, дип искәртә Россия автоиминиятчеләр берлеге (РСА).
«КБМ яңарту ел саен 1 апрельдә барлык йөртүчеләр өчен башкарыла һәм бер ел дәвамында гамәлдә була. Үзгәрешләр РФ Үзәк банкының 2021 елның 8 декабрендәге №6007-У күрсәтмәсе нигезендә кертелә», — дип хәбәр иттеләр РСА матбугат хезмәтендә.
Бонус-малус коэффициентының минималь күрсәткече — 0,46, ә аварияле йөртүчеләр өчен максималь дәрәҗәсе 3,92гә кадәр җитәргә мөмкин, бу исә ОСАГО бәясен арттыра. Беренче тапкыр килешү төзегәндә яңа йөртүче өчен КБМ 1,17гә тигез.
Шундый ук коэффициент транспорт чарасы белән теләсә кайсы кеше идарә итә ала торган очракта да кулланыла. Әгәр машинаны бары тик билгеле бер кешеләр генә йөртә ала икән, аларның һәркайсы турында мәгълүмат ОСАГО килешүенә кертелә, ә иминият бәясен исәпләгәндә иң югары коэффициентка ия булган йөртүче исәпкә алына.
Берлектә аңлатуларынча, «КБМ күләмен билгеләгәндә алдагы чорда теркәлгән иминият түләүләре һәм компенсацияләр исәпкә алына». Әгәр йөртүченең алдагы иминият тарихы турында мәгълүмат булмаса, коэффициент 1,17 итеп билгеләнә, дип яза «Татар-информ».