news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгәдән Казанда чын җәй башлана

news_top
Иртәгәдән Казанда чын җәй башлана
Фото: «Татар-информ»

Бу атнада Татарстанга көндез һава температурасы +25..+26 градуска кадәр җитәчәк чын җәй киләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, дүшәмбе — 4 майда, аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булмаячак. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә исә. Төнлә температура 0..+5 градус була, көндез +16..+21 градуска кадәр җылына.

5 майда һава торышы үзгәрми, әмма температура күтәрелә: төнлә +3..+8, көндез +20..+25 градус була.

Чәршәмбе, 6 майда, җил бераз кими. Явым-төшем һаман да көтелми. Төнлә тагын да җылырак — +7..+12 градус була, ә көндез термометр баганалары +21..+26 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар