news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә «Зәңгәр күлләр» тыюлыгында экоөмә була

news_top

15 августта «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы чисталыгын, биотөрлелеген һәм экологик балансын саклауга юнәлдерелгән экологик өмә узачак. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләр дирекциясе Президент табигать фонды ярдәмендә «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» проекты кысаларында оештырган.

Экологик өмә 10:00 сәгатьтә башлана, җыелу урыны – Кадышев урманы янындагы «Спутник» балалар лагере янында. Оештыручылар катнашучыларны эш өчен кирәкле инвентарь белән тәэмин итәчәк: перчаткалар һәм чүп-чар җыю өчен капчыклар, үткәрү урынына кадәр трансфер һәм кире кайту, шулай ук тамак ялгау һәм су эчү каралган.

Эшләр башланыр алдыннан катнашучылар куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж узачак һәм территориянең экологик кыйммәте турында күбрәк беләчәк.

Экоөмәдә сайтта алдан теркәлү буенча теләгән һәркем катнаша ала: https://oopt-golubye-ozera.timepad.ru/event/4137003/.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар