Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Украинадагы конфликтны туктату буенча сөйләшүләр башлана – «КоммерсантЪ»

news_top_970_100
Иртәгә Украинадагы конфликтны туктату буенча сөйләшүләр башлана – «КоммерсантЪ»

Украинадагы конфликтны туктату буенча сөйләшүләр Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә иртәгә, 18 февральдә башлана, дип яза «КоммерсантЪ». АКШ ягыннан бу сөйләшүләрдә дәүләт секретаре Марк Рубио, Трампның илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолц һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус илчесе Стив Уиткофф катнаша. Россия ягыннан Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашачак, дигән мәгълүмат чыкты.

«Politico» басмасы хәбәр итүенчә, АКШ делегациясе Согуд Гарәбстанына юнәлгән. Украина делегациясе Согуд Гарәбстанында.

15 февральдә «Bloomberg» агентлыгы Россия һәм АКШ делегациясенең Эр-Риядка барачагын хәбәр иткән иде. Бу агентлык мәгълүматы буенча, сөйләшүләрне Россия ягыннан президенты киңәшчесе Юрий Ушаков һәм Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин алып барачак.

14 февральдә Дональд Трамп Согуд Гарәбстанында булачак очрашу турында әйтте, анда «югары рангтагы» АКШ һәм Россия җитәкчеләре, шулай ук Украина вәкилләре булачагын сөйләде.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Согуд Гарәбстанының очрашу урыны булуы ихтимал икәнен әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100