news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Тверь шәһәрендә Сабан туе була

news_top

25 июльдә 11.00 сәгатьтә Тверь шәһәренең «Тьмака» паркында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган өлкә Сабан туе үтәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйрәм программасында «Зоренька» рус җыры ансамбле, «Крунк» әрмән биюе ансамбле, «Ильдан» татар биюе ансамбле (Мәскәү шәһәре) чыгышы, татар, үзбәк халык мәдәниятенең солистлары һәм бию коллективлары катнашында зур концерт, милли уеннар, конкурслар һәм ярышлар, татар, үзбәк, рус, карел ризыклары бар.

Шулай ук Сабантуй вакытында һәвәскәр осталар күргәзмә-ярминкәсе һәм милли-мәдәни автономияләрнең һөнәрчеләр мастер-класслары эшләчәк.

Быелгы Тверь Сабан туе Югары Иделдә яшәүче барлык халыкларның традицияләрен берләштерер дип көтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар