news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты башлана

news_top
Иртәгә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты башлана
Фото: tatar-congress.org

8 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты башлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы проекты кысаларында бөтен республикада китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлый. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлана. Катнашучылар Тукайның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясы белән таныша алачак.

Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле мәшһүр шигыреннән башлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар