news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Тукай музеенда балалар өчен татарча сөйләм клубы ачыла

news_top

Габдулла Тукай әдәби музеенда 5-9 яшьлек балалар өчен татарча сөйләм клубы эшли башлый. Беренче очрашу 1 октябрьдә була. Бу хакта ТР Милли музее хәбәр итте.

Очрашуларда балалар татарча аралаша, уйный, яңа сүзләр өйрәнә һәм иҗади, җылы мохиттә тел күнекмәләрен үстерә.

Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү мәҗбүри. Урыннар саны чикле — һәр төркемдә унар бала шөгыльләнә ала. Клуб очрашуларын тәҗрибәле укытучы Гөлфия Габдуллаҗанова алып бара.

18:30 сәгатьтә татар телен өйрәнә башлаучылар өчен дәрес, 19:00 сәгатьтә татарча яхшы сөйләшүчеләр өчен дәрес була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар