news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

news_top

Иртәгә, 27 майда, Татарстанда яшен, кыска вакытлы көчле җил (секундына 15–20 метрга кадәр), томан һәм көчле яңгыр көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, урамга чыкканда сак булырга кирәк. Коткаручылар реклама такталары, юл билгеләре һәм агачлар астында ышыкланмаска чакыра.

Балаларны игътибар белән күзәтергә, шулай ук өлкән яшьтәге һәм сәламәтлеге белән проблемалары булган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.

«Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефоны – 112», – дип искәртәләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар