news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Татарстанда томан һәм көчле җил көтелә

news_top

28 майда Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Төнлә һәм иртән томан булачак, ә көндез көнбатыштан көчле җил көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына иминлек чаралары турында искә төшерә: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качарга ярамый.

«Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар