news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Корбан гаете: бәйрәм көне программасы

news_top
Иртәгә Корбан гаете: бәйрәм көне программасы
Фото: «Татар-информ»

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәмнәре була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Корбан бәйрәме көннәрендә гает намазыннан соң балалар өчен аттракционнар һәм карусельләр, мастер-класслар эшләячәк, спорт ярышлары, кыйммәтле бүләкләр каралган Коръән бәйгеләре, рәсем һәм шигырь конкурслары, викториналар, квестлар узачак, тәм-томнар, попкорн, коймак һәм пылау була.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәмнәрне Сарман, Әлки, Алабуга, Лениногорск, Буа, Питрәч, Чирмешән, Чаллы, Мөслим һәм Лаеш мөхтәсибәтләре оештыра.

Казанда гаилә бәйрәмнәре «Әбүгалисина» һәм «Әхмәдзәки» мәчетләрендә узачак, ә иң зур мәйданчык Кремль яр буендагы «Елмай» балалар паркында узачак «Корбан-Фест» була.

Фестиваль программасы «Казан – ул...» концепциясе нигезендә төзелгән, ул шәһәрне дин, гаилә, тарих, спорт, юмартлык, хезмәт һәм зәвык аша ача. Төп сәхнәдә театр һәм филармония артистлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Рифат Зарипов чыгыш ясаячак. Мөселман традицияләренә хөрмәт йөзеннән фестивальдә инструменталь музыка кулланылмый – моның урынына чыгышлар махсус тавыш форматы белән уза, диелә хәбәрдә.

Быелгы программада яңалык – 5 сарык уйнату. Кунаклар аларны көч аттракционнарында, спорт эстафеталарында һәм гаилә ярышларында катнашып ота алачак. Җиңүче сарыкны үзе белән ала яки оештыручыларга тапшыра ала – ул чагында хайванны шәригать кушканча чалу, ә итен мохтаҗларга тарату каралган.

Балалар өчен аерым зоналар эшләячәк. Балалар зонасында – ун метрлы буяу тактасы, тере күбәләкләр очкан чатыр, аквагрим, аниматорлар, эстафеталар, иҗади остаханәләр. Бәйрәм уңаеннан 2000 балага бүләк өләшү көтелә.

Яр буенда көч структуралары һәм патриотик клублар катнашында хәрби техника күргәзмәсе оештырыла – «Казан – ул каһарманнар» зонасы. «Казан – ул спорт» мәйданчыгында Казанның спорт клублары тарафыннан мастер-класслар һәм гаилә стартлары үткәрелә.

Хатын-кызлар өчен яулык бәйләргә өйрәтү зонасы була. Теләге булган һәр кеше намаз уку нигезләре белән таныша ала. Аерым сәхнәдә татар гаиләсендә Корбан бәйрәме турында Г.Кариев ис. Яшь тамашачылар театры спектакль күрсәтә. Кунакларны шулай ук гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында лекторийлар һәм 100дән артык мастер-класслар көтә: каллиграфия, кызыл балчыктан әйберләр ясау, агачка рәсем төшерү.

Фестиваль территориясендә – локаль брендлар һәм осталар продукциясе: китаплар, текстиль, күн әйберләр, бизәнү әйберләре, ислам символикасы төшерелгән товарлар, 100дән артык позиция булган ярминкә-маркет. Милли ашлар белән ачык һавада хәләл-фудкорт эшләячәк.

  • «Корбан Фест» шәһәр гаилә фестивале 27 май көнне «Елмай» балалар паркында (Казан яр буе) узачак. Башлана: 13.00 сәг, тәмамлана: 17.00 сәг. Керү ирекле.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар