news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Казанда берничә урында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнергә мөмкин

news_top

27 июнь көнне Казанда, кирәк булган очракта, Подлужная урамында транспорт хәрәкәтенә һәм Миллениум күперендә җәяүлеләргә чикләү кертелә. Чикләү чаралары Россия күләмендә Яшьләр көнен бәйрәм итү белән бәйле. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкарма комитет карары нигезендә, кирәк булган очракта, хәрәкәт 27 июнь көнне 6:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Подлужная урамында, Миллениум күпереннән төшү юлыннан Толстой урамына кадәрге юл өлешендә, шулай ук Вишневский урамыннан чыгу юлында туктатыла.

Моннан тыш, кирәк булган очракта, 27 июнь көнне 15:00–22:00 вакыт аралыгында Миллениум күперендә, юлның Фатыйх Әмирхан урамыннан Вишневский урамына кадәрге өлешендә җәяүлеләр хәрәкәте чикләнә.

Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне, 27 июньдә, Казанның «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә. Быел фестиваль «Хыял, горурлык, бердәмлек» шигаренә нигезләнеп уздырыла. Шәһәр яшьләре өчен концерт, остаханәләр, бәйгеләр, күнекмәләр, лекцияләр, вакансияләр ярминкәсе һәм башка чаралар әзерләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар