Казанда «Буран» планы кертелү сәбәпле, мәктәпләрнең эш форматы вакытлыча үзгәрә. 31 гыйнвар, шимбә көнне, уку дистанцион һәм электрон форматта оештырылачак. Бу хакта шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Телеграм-каналында хәбәр ителде.
Шул ук вакытта мәктәпләрдә дежур сыйныфлар эшли.
Әлеге көнгә мәктәп маршрутлары хәрәкәте туктатыла. Дүшәмбе көнне белем бирү учреждениеләренең эш форматы турында өстәмә мәгълүмат хәбәр ителәчәк.