Иртәгә Казан мәктәпләре, балалар бакчалары һәм югары уку йортлары дистанцион укуга күчә
Аномаль явым-төшем көтелү сәбәпле, 17 февральдә мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре дистанцион эш форматына күчәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алдагы тәүлектә һава шартларының начараюы турында кисәтә. Бу хакта Казан мэриясенә сылтама белән, «Татар-информ» яза.
Шуңа бәйле рәвештә, укучыларны вакытлыча дистанцион укуга күчерәләр. Шул ук вакытта, учреждениеләрдә кизү сыйныфлар эшләячәк. Балалар бакчаларында кизү төркемнәр оештырыла.
Спорт, мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге өстәмә белем бирү учреждениеләре шулай ук дистанцион форматка күчә.
Урта махсус һәм югары уку йортларына белем бирү процессын онлайн-форматка күчерергә тәкъдим ителде.