Якшәмбе көнне, 2 августта, Кабан күле буенда Казандагы су кошларына багышланган экскурсия була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Катнашучылар шәһәрдә яши торган кошларның төрләре белән таныша, шулай ук яшь кошларны олыларыннан аерырга өйрәнә ала. Экскурсияне орнитолог Ольга Деревянко үткәрә.
Экскурсия 9:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Тинчурин исемендәге театр каршында урнашкан фонтаннар янында көтәләр.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.