news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә иртән Сөембикә манарасына ярымайны кире куярга җыеналар

news_top

Пәнҗешәмбе, 12 ноябрьдә, иртән Сөембикә манарасына ярымай кире урнаштырылачак. Аны реставрация эшләре өчен вакытлыча алып торганнар иде. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләр Мәскәү вакыты белән иртәнге 6.00 сәгатьтә башланырга тиеш. Ярымай кран ярдәмендә урнаштырылачак, биеклектәге эшләргә профессиональ альпинистлар җәлеп ителәчәк. Барлык чаралар да кирәкле куркынычсызлык таләпләрен үтәп башкарылачак, дип белдерделәр музей-тыюлыкта.

Матбугат хезмәтендә шулай ук эшләрне күзәтергә теләүчеләрнең дә иминлеге тәэмин ителәчәген билгеләп үттеләр. Төзелеш басмаларының бөтен периметры буенча саклагыч фасад челтәре сузылган. Ул төзелеш калдыкларының яки материалларның тирә-юньгә төшүен тулысынча булдырмый.

«Ярымайны урнаштыру һава шартларын исәпкә алып башкарылачак, шуңа күрә эшләрнең планлаштырылган датасы һәм вакыты үзгәрергә мөмкин. Шәһәр халкыннан һәм кунакларыннан вакытлыча кертеләчәк чикләүләргә аңлап карауларын сорыйбыз», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ярымай планлы реставрация эшләре өчен 6 октябрьдә сүтелгән иде. Конструкция 15 елдан артык элек урнаштырылган һәм шушы вакыт эчендә җил, явым-төшем һәм температура үзгәрешләре тәэсиренә дучар булган. Аның тышкы кыяфәтен һәм техник торышын саклау максатыннан реставрация үткәрү турында карар кабул ителгән.

Быел сентябрь башында Казан Кремлендә Сөембикә манарасын реставрацияләүнең төп этабы башланды. Планда – нигезен ныгыту, кирпеч өемнәрен торгызу, түшәмнәрне һәм баскычларны ныгыту, агач конструкцияләрне уттан һәм биологик зыяннан саклау. Шулай ук нигез һәм янкорма өлешен дым үтүдән саклый торган гидроизоляция ясауга аерым игътибар бирелә.

Сөембикә манарасын реставрацияләүгә 136,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләрнең хәзерге этабын 2026 елның декабрендә тәмамлау планлаштырыла. Параллель рәвештә Казан Кремле диварларын ремонтлау да дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар