
Җомга көнне Җир шарын соңгы 2 айдагы иң көчле магнит давылы каплаячак. Бу хакта РИА Новостига Россия Фәннәр Академиясенең Кояш астрономиясе лабораториясе башлыгы Сергей Богачев хәбәр иткән.
«8 августта соңгы 2 айдагы иң көчле магнит давыл көтелә», – ди ул.
Кояштагы кабынулар Җирдә магнит давыллары китереп чыгарырга мөмкин, алар энергия системалары эшен начарайта, шулай ук кошлар һәм хайваннарның миграция юлларына йогынты ясый. Көчле давыллар кыска дулкынлы элемтә һәм навигация системалары эшен боза, сәнәгать челтәрләрендә өзеклекләр китереп чыгара ала. Шулай ук кояшның югары активлыгы поляр балкышларны күзәтү географиясен киңәйтергә мөмкин. Магнит давылларының кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясавы-ясамавы турында төгәл бер җавап юк.
Соңгы исәпләүләр күрсәткәнчә, 5 августта булган М4 4 баллы кабынышы көтелгәннән дә көчлерәк геомагнит йогынтыларга китерәчәк. Шартлаудан соң плазма болыты туп-туры Җиргә түгел, ә 45 градус чамасы почмак белән хәрәкәт иткән. Ә галимнәр, безнең планетага ул бөтенләй кагылмаячак, я Җиргә ыргытылган кояш матдәсе өлешчә генә киләчәк, дип уйлаганнар иде.
«Соңгы исәпләүләр магнит кырына бәрелү күпкә көчлерәк булырга мөмкин икәнен күрсәтте», – ди белгеч.
Богачев сүзләренчә, Җиргә плазманың килүе 8 августта Мәскәү вакыты белән якынча 07:00 сәгатьтә көтелә. Геомагнит индексы 6 күрсәткеченә кадәр күтәрелергә мөмкин, бу – 13 июньнән алып иң зур күрсәткеч булачак. Геомагнит торышының начараюы җомгага каршы төндә үк көтелә, чөнки плазма болыты килеп җитәргә берничә сәгать кала, Җир эре корональ тишекнең тәэсир итү зонасына керәчәк, бу – геомагнит фонының 1 атнага диярлек кискен начараюына китерәчәк, диелә хәбәрдә.