news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана

news_top
Иртәгә Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана
Фото: © "Татар-информ"

Иртәгә, 26 майда, Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне – ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.

Әмма дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый. Шул сәбәпле, хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш.

Гарәфә көнендәге уразаның фазыйләте турында хәдистә әйтелә:

قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: صيام يوم عرفة أحتسب على الله أن يُكَفِّر السنة التي قبله، والسنة التي بعده (رواه مسلم)

Сөекле Рәсүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр дип өметләнәм», – дигән. (Мөслим).

Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә килә һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә 26 майның иртәнге намазыннан башлап 30 майның икенде намазын да кертеп, 23 фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә).

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Раббыбыз изге гамәлләребезне, гыйбадәтләребезне һәм хәерле ниятләребезне кабул итсен һәм Корбан гаетен каршыларга насыйп әйләсен, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар