Иртәгә Чиләбе өлкәсенең Кунашак авылында танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы үтәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу тарихи вакыйга Кунашак муниципаль округы, Чиләбе өлкәсе халкы һәм кунаклары өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен дә бик мөһим.
«Елдан-ел, көннән-көн без Муса Җәлилнең батырлыгы турында истәлекне саклауның никадәр әһәмиятле булуы, аның әсәрләрен уку һәм шигырь юлларын хәтердә саклау турында сөйлибез. Дуслар, бу бик мөһим вакыйга. Анда катнашу шагыйрьнең истәлеген яңарту өчен уникаль мөмкинлек! Килегез!» – дип хәбәр итә оештыручылар.
Тантана 23 июньдә 10:00 сәгатьтә Кунашак урта мәктәбе территориясендә (Кунашак авылы, Чиләбе урамы, 3 нче йорт) үтәчәк.