news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртәгә Австралиянең Сидней шәһәрендә Сабантуй була

news_top

29 ноябрьдә Сидней шәһәрендәге Maroubra Beach пляжында традицион татар бәйрәме — Сабантуй узачак. Чара Австралиядә яшәүче татарларны, шулай ук татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләрне бергә җыя, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Туган җиреннән еракта яшәүче татарлар өчен Сабантуй — очрашу һәм бергә вакыт үткәрү мөмкинлеге генә түгел, ә милли үзаңны саклауның да мөһим бер өлеше. Бу бәйрәм яшь буынны ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруга, балаларга туган телне һәм милли мирасны тапшыруга ярдәм итә.

Быел Сабантуй Тын океан ярында узачак. Оештыручылар төрле милләт вәкилләрен бәйрәмдә катнашырга, татар мәдәнияте белән якыннанрак танышырга чакыра.

  • Дата: 2026 елның 29 ноябре
  • Вакыты: 11:00–16:00
  • Урыны: Maroubra Beach, Сидней, Австралия
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар