
Татарстанда иртәгә, 30 сентябрьдә, төнлә һәм иртән кыраулар көтелә. Һава температурасы -8 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
Шул сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бакча һәм авыл хуҗалыгы культураларын саклау чаралары күрергә киңәш итә. Урамда һәм юлларда сак булыгыз.
Ватык электр приборларын, изоляция бозылган үткәргечле приборларны кулланмагыз. Кулдан ясалган электр җылыткыч җайланмалар куллану тыела, диелә хәбәрдә.