news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иртә өлгерә торган карбызларның нинди зыяны бар?

news_top
Иртә өлгерә торган карбызларның нинди зыяны бар?
Фото: "Татар-информ" архивы

Иртә өлгергән карбызларда еш кына нитратлар артык күп була, бу кешедә агулану китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда Приморье Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы, медицина фәннәре кандидаты Ольга Ямиловага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.

Вакытыннан алда җыелган карбызларда еш кына нитратлар кирәгеннән артык күп була. Алар организмда тупланып, агулану билгеләре китереп чыгара ала: күңел болгана, костыра, баш әйләнә һәм тән тиресе, лайлалы тышчалар зәңгәрләнеп чыга. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр нитратлар белән агулануга аеруча сизгер була, дигән табиб. Агулану куркынычын киметү өчен иртә өлгерә торган карбызларны еш ашамаска кирәк, аларны табигый рәвештә өлгереп беткәндә – август башында алу хәерлерәк.

Моннан тыш, карбызның тышы туфракта ята һәм шуның аркасында вирус һәм бактериаль инфекцияләр, шул исәптән сальмонеллез, эчәк таякчыгы һәм ротавирус чыганагы булырга мөмкин. Авыру йоктыру куркынычы киметү өчен карбызны агып торган су астында сабынлап һәм щетка белән әйбәтләп юарга кирәк. Сатыла торган җирдә карбызны татып карау катгый рәвештә тыела, дигән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар